Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шахматчылар “Безнең Чирмешән“ газетасы кубогы өчен көрәштеләр

Бу атна дүшәмбесендә "Безнең Чирмешән" газетасы оештырган турнирда Утыз Имәннән Самат Ризванов төп группада - ир-атлар арасында җиңүче булды. Быелгы көч сынашуда - акыл уенында 54 кеше катнашты. Олылар да, мәктәп укучылары да иң борынгы уеннарның берсендә - шахматта көч сынады. Бәйгедә Яңа Элмәледән дистәгә якын шахматчы катнашты, күбесе -...

Бу атна дүшәмбесендә "Безнең Чирмешән" газетасы оештырган турнирда Утыз Имәннән Самат Ризванов төп группада - ир-атлар арасында җиңүче булды.

Быелгы көч сынашуда - акыл уенында 54 кеше катнашты. Олылар да, мәктәп укучылары да иң борынгы уеннарның берсендә - шахматта көч сынады.
Бәйгедә Яңа Элмәледән дистәгә якын шахматчы катнашты, күбесе - мәктәп укучылары. Әлеге мәктәптә шахмат түгәрәге дә эшли икән, анда унбиш егет һәм кыз бу уенның серләренә төшенә.
-Быел инде тугызынчы тапкыр авылдашыбыз Владимир Муськин призларына ярыш оештырырга әзерләнәбез,- ди укучыларның тренеры Вячеслав Редюков. -Редакция оештыручы турнир - бик дәрәҗәле, анда улым Александр, кызым Людмила да катнаша. Бер елны сездә үткән турнирда кызыбызга бик зур - йомшак курчак бүләк иттегез. Люда әле дә шуңа башын куеп йоклый.
Сүз уңаеннан, Людмила Редюкова 2014нче елгы турнирыбызда кызлар арасында беренче урынны яулады.
Иске Элмәледән Леонид Микушов шахмат турнирында гел катнаша, күпләр өчен җитди көндәш. 73 яшьлек ветеран бүген дә шахмат тактасы артында югалып калмады, берничә партияне отты да.
Ульяновакадан укытучы Петр Иванов мондый турнирда яңа кеше дисәң дә була. Шахматта оста йөрешләрне ясый белә. Бүген көндәшләрен бер-бер артлы "сындырды", очколарны тиз үстерде ул, ир-атлар арасында финалга үтеп, дүртенче булды.
Роман Миронов (Чирмешән кадет мәктәбе) финалда дүрт көндәшен бик ансат бирелдерде.
Утыз Имәннән элеккеге хәрби офицер Самат Ризванов үткән турнирда яулаган титулын саклап калды - ул быел да төп - ир-атлар группасында җиңүче.
Лашман шахматчалары да зур команда туплап килгәннәр. Араларында иң яшьләреннән берсе - Булат Сәлаховның мондый ярышка беренче генә катнашуы.
-Шахматта уйнарга, уйларга Илдар абыем өйрәтте, хәзер ул институтта укый. Инде, Туймәткә баргач, Мөҗип бабай белән "ярышабыз",- ди бәләкәй шахматчы. Мөҗип бабасы оныгының уенын карарга дип, бүгенге турнирга үзе дә килгән.
Шахмат турнирында җиңүчеләр менә кемнәр:
Ир-атлар арасында:
1. Ризванов Самат (Утыз Имән).
2. Сөләйманов Рафаүль (Чирмешән кадет мәктәбе).
3. Сәмәрханов Фәрһад (Чирмешән).
Хатын -кызлар арасында:
1. Закирова Алсу (Чирмешән мәгариф бүлеге).
2. Федулова Ирина (Ульяновка мәктәбе).
3. Новичкова Татьяна (Чирмешән лицее).
Яшүсмер егетләр арасында:
1. Галләмов Айнур (Чирмешән лицее).
2. Могыйзов Айдар (Чирмешән лицее).
3. Кудряшов Александр (Ульяновка мәктәбе).
Яшүсмер кызлар арасында:
1. Меркулова Екатерина (2нче Чирмешән мәктәбе).
2. Әскәрова Айсинә (Лашман мәктәбе).
3. Галимова Алинә (Чирмешән лицее).
Малайлар арасында:
1. Миронов Роман (Чирмешән кадет мәктәбе).
2. Әхтәмов Булат (Чирмешән лицее).
3. Рыбкин Валентин (Ульяновка мәктәбе).
Кызлар арасында:
1. Редюкова Людмила (Яңа Элмәле).
2. Бикбова Регина (Чирмешән лицее).
3. Хәмитова Динара (кадетлар мәктәбе).
Командалар түбәндәге урыннарда:
1.Чирмешән лицее.
2.Кадетлар мәктәбе.
3.Ульяновка мәктәбе.
4-5. 2нче Чирмешән мәктәбе, Яңа Элмәле мәктәбе.
Оешмалар буенча:
1.Район мәгариф бүлеге.
2.Утыз Имән авыл җирлеге.
3."Татнефтепром" җәмгыяте.
Шахмат турнирын оештыруда зур ярдәме өчен, якташыбыз, Кармышта туган, Түбән Камада зур бер трестта профком рәисе булып эшләүче Фәгыйль Гатиятовка зур рәхмәт. Ул җиңүчеләргә саллы бүләкләрне-призларны үзе кайтарып бирде.
Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин, "Кади" хуҗалыгы рәисе Рәдис Камалов та булышу җаен таптылар. Спортны үстерүгә керткән өлешләре әҗерле булсын.
Хөкемдарлар Шамил Сөнчәләев һәм Рафаэль Сөләйманов үзләре дә тәҗрибәле шахматчылар булгач, безнең турнирда күп тапкырлар призлы урыннар яулагач, бүгенге бәйгене дә кемдәдер үпкә калмаслык итеп, гадел оештырдылар.
Турнирдан фоторепортаж белән "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә танышырга мөмкин: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/165--2014.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан шахматы