Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сабыйларга жәл түгел

    Капиталь ремонттан соң, район үзәгендәге "Чишмәкәй" балалар бакчасы кабат ачылды. Әлеге бинаны эчке яктан нык матурладылар. Бу мәшәкатьләргә җәмгысы биш миллион сумлап акча тотылган. - Рамнары искергән тәрәзәләрне ансат кына ача, яхшы итеп юа да алмый идек. Канализациябез еш тыгылды. Краннардан да салкын су гына килә иде. Хәзер андый проблемаларыбыз...

    Капиталь ремонттан соң, район үзәгендәге "Чишмәкәй" балалар бакчасы кабат ачылды. Әлеге бинаны эчке яктан нык матурладылар. Бу мәшәкатьләргә җәмгысы биш миллион сумлап акча тотылган.


    - Рамнары искергән тәрәзәләрне ансат кына ача, яхшы итеп юа да алмый идек. Канализациябез еш тыгылды. Краннардан да салкын су гына килә иде. Хәзер андый проблемаларыбыз юк,- диләр "Чишмәкәй"дә эшләүчеләр.

    Элеккеге ПМК янәшәсендә, 1985нче елда төзелгән балалар бакчасы бинасы моңа кадәр зур ремонт күрмәгән. Дөрес, берничә ел элек аның түбәсе яңартылды. Ә менә узган җәйнең июль аенда монда капиталь төзекләндерү башланып китте.

    Чаллының "ЗЯБ-Конструкция" җәмгыяте бинада заманча ишек-тәрәзәләр урнаштырган, Казаннан "Орионстройстиль" осталары су, җылыту челтәрләрен яңартса, үзебезнең Чирмешәннән "Таман" җәмгыяте нигездә штукатурлау, буяу-агарту эшләрен башкарды.

    - Бина эчке яктан бик матур. Ә менә тышта әле тагын хезмәт куясы бар, җәйгә бакчаның ишегалдын да төзекләндерәсе иде,- диде район җитәкчесе Н.Хәмидуллин, "Чишмәкәй"нең "өй туе"нда катнашып.

    Бүген монда 98 бала тәрбияләнә, яңартылган бакчада 22 сабыйдан торган тагын бер, дүртенче төркем ачылган. "Чишмәкәй" җитәкчесе Алсинә Әхмәтвәлиева бакча коллективы һәм ата-аналар исеменнән төзүчеләргә, җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

    Сүз уңаеннан, бүген район үзәгендәге балалар бакчаларында урыннар җитми. Тагын бер шундый учреждение төзү бик зарур, диләр белгечләр.

    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    • 3 апрель 2018 - 09:49
      Диспансеризациягә язылыгыз, исәнлегегез белән шаяртмагыз
    • 19 март 2018 - 11:20
      Хәния Фәрхи кызына васыятен соңгы концертында сәхнәдә укыган булган (ВИДЕО)
    • Чирмешән лицееның 34 укучысы мәктәп белән хушлашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Иске Үтәмеш мәктәбендә - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Чирмешәннең 1нче мәктәбендә - "Соңгы кыңгырау" (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Чирмешәндә шомырт чәчәк атты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    • Чирмешәндә сөт җыючыларны һәм сөт тапшыручыларны хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Ночной режим