Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт Сезгә, ветераннар!

Дошманны үз өнендә тез чүктереп җиңгәннән соң күпме гомер үтсә дә, тол калган хатыннар сугыштан кайтмаган газиз ирләрен, балалары әтиләрен көтәләр. Инде кайтмасларын белсәләр дә көтәләр. Кеше хәтере мәңгелек. Бөек Ватан сугышының нинди хәсрәт китерүен менә бу саннар да ачык күрсәтәдер: фашистларга каршы яуга безнең районнан 19 мең 852 кеше...

Дошманны үз өнендә тез чүктереп җиңгәннән соң күпме гомер үтсә дә, тол калган хатыннар сугыштан кайтмаган газиз ирләрен, балалары әтиләрен көтәләр. Инде кайтмасларын белсәләр дә көтәләр. Кеше хәтере мәңгелек.

Бөек Ватан сугышының нинди хәсрәт китерүен менә бу саннар да ачык күрсәтәдер: фашистларга каршы яуга безнең районнан 19 мең 852 кеше китә (бүген районда халык саны шулкадәр диярлек), 8534е һәлак була, 1206 кеше гарипләнеп кайта, 628 якташыбыз тоткынлык газабы кичерә.


Кызганыч, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта катнашканнар, аннан исән-сау кайтканнарның да күбесе инде мәрхүмнәр. Районда ветераннар һәм аларга тиңләштерелгәннәрдән нибары 37се генә (былтыр 45 иде) быелгы бәйрәмне безнең арада каршылый. Дөрес, бер өлеше йөри дә алмый.

Елдагыча, 9 май көнне Чирмешәндә быел да бәйрәм митингы узды. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин котлауларын ирештерде.

Районыбызда яшәүче, торак шартларын яхшыртуга хокуклы 198 ветеранга һәм аларның тол хатыннарына федераль бюджеттан субсидия күчерелгән. Бу акчага күпчелек шәһәрләрдә квартира сатып алган. Тагын дистәдән артык якташыбызның документлары исәпкә куелган, әле тикшерелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлавын-мөрәҗәгатен республиканың тарифлар буенча дәүләт идарәсе рәисе Марат Зарипов җиткерде.

Хәрби форма киеп мәктәп укучылары, кадетлар тигез сафлар белән Совет урамы буйлап марш атлап уздылар. Район җитәкчелеге һәм оешмалар исеменнән, Ватан сакчысы һәм Геройлар Аллеясында стела түренә веноклар, чәчәк букетлары куелды.

Ветераннарны чәй мәҗлесендә сыйладылар.

Бәйрәм алдыннан, сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 37 ветеранга, 9 ветеранның тол хатыннарына район башлыгының күчтәнәч бүләкләре тапшырылды.

- Бу бәйрәмдә катнашуым белән мин бик бәхетле,- ди 16 яшеннән фронтка киткән, Берлинны штурмлаган якташыбыз Дмитрий Долгополов. - Бүген тагын бер шатлыгым бар - иртән генә оныгымның кызы туды.

Бәйрәм көнне кояшлы, якты, җылы булды. Мәйдан янәшәсендә генә полиция хезмәткәрләре солдат кухнясында ботка пешерделәр, сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры сугыш темасына көйләр уйнады, сәүдә үзәге каршында шашлык кызды.

Киләчәктә гел шулай бәйрәм итәргә язсын, күк, җир йөзе гел аяз, тыныч булсын иде.

Бәйрәм митингысыннан күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бөек Җиңүгә – 68 ел