Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент та котлады

Иске Кади авылында яшәүче Хәдичә Шәрифулла кызы Имамиеваны, тууына 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе котлаган, юбилярга шәхсән имза куелган котлау җибәргән. "Хөрмәтле Хәдичә Шәрифулловна! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез, - диелгән анда. - Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик...

Иске Кади авылында яшәүче Хәдичә Шәрифулла кызы Имамиеваны, тууына 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе котлаган, юбилярга шәхсән имза куелган котлау җибәргән.


"Хөрмәтле Хәдичә Шәрифулловна! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларымны һәм изге теләкләремне кабул итегез, - диелгән анда. - Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә таза саулык, иминлек һәм иң изге теләкләр!"

Нәкъ туган көнендә Хәдичә әбине котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде.

"Шул авылда тугач, шул авылда үскәч, мин Хәдичә апаны бик яхшы беләм. Ул ашханәдә дә эшләде, чөгендер дә үстерде, - диде район җитәкчесе. - Бу йорттан кунаклар бер дә өзелми, төп йорт булгач, Имамиевларның читтә яшәүче балалары, оныклары, кардәшләре дә еш кайталар. Аларны бергә җыеп торучы Хәдичә апага зур рәхмәт. Аннан соң бу гаиләнең авылда бик хөрмәтле, үрнәк булуын да әйтергә кирәк, тәртипле, аңлашып яшиләр".

Хәдичә әби улы Илхат, килене Рәмилә тәрбиясеннән бик канәгать. Улы - нефтьче, килене - шәфкать туташы. Өйләренең чисталыгы, бакчаларының матурлыгы ис китәрлек.

-Күршеләребез бик әйбәт, гел булышырга гына торалар, - ди Имамиевлар турында янәшә күршеләре Рәдис Камалов. - Хәдичә әби белән минем инде мәрхүмә әни гомер буе хәл белешеп, бер - берсен кунак итешеп яшәделәр.

Әле дә көлеп кенә торучы, өйдә күз - колак булып торучы Хәдичә әбинең гомер юлы гыйбрәт алырлык.

Президент кадәр Президент аны тикмәгә генә искә алмаган. Сугыш ветераны Нәфисулла абыйга ул нәкъ 50 ел элек, 1962нче елда кияүгә чыга. Җиде бала өстенә (аларның әниләре авырып вафат булган). Алар янына тагын өч бала алып кайталар. Шунысы аяныч, Нәфисулла абый белән Хәдичә апа нибары өч ел (!) яшәп калалар, йорт башы 50 яшендә үк үлеп китә.

Ун баланы үстер әле син! Ул елларның авырлыгын язып, сөйләп тә бетерерлек түгел. - Хәзер бар да әйбәт, - дип шөкрана кыла 90 яшьлек якташыбыз. - Бик матур көннәр килде. Яшьләргә генә түгел, безгә дә рәхәт бүгенге тормыш.

-Кайнанам гел ипле, ярдәмчел булды, балаларны үстереште, - ди төп йорттагы уңган, игелекле Рәмилә ханым. - Ирем Илхат та тәртипле, аның һичкайчан авыр сүз әйткәне юк, сүгенә белми.

Хәдичә әбинең юбилеена килгән кунаклар бәйрәм табыны артында сыйланып, бүгенге тантана уңаеннан тагын бик күп авылдашларын сагынып искә алдылар, бу йорт, бу гаилә белән бәйле хатирәләрне барладылар. Һәм гел яхшы яктан гына.

...Хәдичә Шәрифулла кызы Имамиевага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны, республикадан тагын дистәләп юбиляр белән бергә, Россия Президенты Владимир Путин да котлады, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин аңа тере чәчәкләр, җылы, йомшак юрган һәм азык - төлек җыелмасы бүләк итте. Ә килене иртүк тәмле бәлеш, гөбәдия өлгертте, бәйрәм табыны көйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь тулу уңаеннан Хәдичә Имамиева Иске Кади авылы