Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Моңның милләте юк

Район үзәгендә "Шәфкатьле булыйк!" исеме астында мордва концерты узды. Самара шәһәреннән килгән үзешчәннәр чыгышын карарга байтак кеше җыелде. Тамаша залында мордвалар гына түгел, руслар, чувашлар, татарлар да бар иде. Самарада безнең якшәмбе мәктәбе эшли. Аның каршында берничә үзешчән коллектив оешты, - ди "Вияна" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ирина Романова. - Монда...

Район үзәгендә "Шәфкатьле булыйк!" исеме астында мордва концерты узды.

Самара шәһәреннән килгән үзешчәннәр чыгышын карарга байтак кеше җыелде. Тамаша залында мордвалар гына түгел, руслар, чувашлар, татарлар да бар иде.
Самарада безнең якшәмбе мәктәбе эшли. Аның каршында берничә үзешчән коллектив оешты, - ди "Вияна" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ирина Романова. - Монда халкыбызның мәдәнияты, тарихы, гореф-гадәтләре белән танышабыз, милли җырлар, биюләр өйрәнәбез, балаларга туган тел дәресләре дә укытабыз. Шулай ук төрле фестивальләр оештырабыз, концертларда чыгыш ясыйбыз. Татарстанга, Чирмешәнгә беренче тапкыр гына килүебез.
Самара кунакларын район җитәкчесе Наил Зарипов та сәламләде.
- Безнең дәүләтебез, районыбыз күпмилләтле. Бер-беребезне хөрмәт итеп, дус, тату яшик, - диде район башлыгы.
Ике сәгатькә сузылган концерт программасы тамашачыларга бик ошады. Һәр чыгышны кайнар алкышлар белән бәяләделәр.
- Без бик канәгать, концерт бик әйбәт булды. Рәхәтләнеп халкыбызның җырларын тыңладык, биюләрен карадык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт,- диде концерттан соң Елена Юрина. Башка бик күпләр дә бу фикер белән килешәдер.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Самара шәфкатәле булыйк Мордва концерты