Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әккәрәй мәдәният йорты - дуңгызлар чолганышында

Әккәрәй мәдәният йорты каршында сыер хәтле диярлек дуңгыз ятып тора. Янәшәдәге тагын өч симез дуңгыз да беркемнән курыкмый, салкынны бар дип тә белмиләр.

Кардан ясалган бу дуңгызлар ялгыз түгел, яннарында иптәшләре байтак – Кыш бабай һәм Кар кызы иң түрдә. Эченә аш чуеннары куелган олы мич тә чып-чын кебек. Алай гынамы, кырыйдарак боз таучыктан шуып төшәргә мөмкин. Ferrari узыш машинасы кебек сын-фигура өстенә үк кар өеп ясалган әлеге таучык.

Көнчыгыш календаре буенча киләсе ел – дуңгыз елы. Гороскопта 2019 нчы ел уңышлы булыр дип язалар.

-Яңа ел мәйданчыгын бизәүдә бөтен авылыбыз кешеләре катнаша, аларга бик рәхмәт, - ди Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. –Төп “архитектор” Николай Петровны аерым бүләк белән бүләкләргә дип торабыз. Үзебез дә, мәдәният хезмәткәрләре сыннар ясауда катнаштык.

Мәдәният йорты  каршында чыршы бизәп, аны 10 көн элек кабызганнар.

Әккәрәйлеләр 2017 елда да территорияләрен бик матур бизәгәннәр, җиңүчеләр рәтендә, республикадан 300 мең сум бүләк акчасы биргәннәр, шуңа байтак музыка аппаратлары, кирәк-ярак алганнар.

Яңа ел шәһәрчегендә эш дәвам итә. Монда кардан тагын байтак сын ясап куячаклар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X