Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашман урамнарында 50 еллык “Волга”да йөриләр

Чирмешән районының Лашман авылында 1969 нчы елгы “Волга”ны сафка бастырганнар.

Лашман урамында кап-кара төстәге элеккеге автомобильне күргәч, яныннан үтеп китә алмадык, туктадык. Хуҗасы Рашат Гатин булып чыкты.

Әлеге “Волга”ны Нижневартовскийдан кадәр алып кайтканнар икән. Гомер буе машина йөрткән Рашатка бала чагыннан ук машина җене кагыла.

-Безнең, энекәш белән, яшьтән үк “Волга” алырга хыял бар иде, - ди Рашат Рәшит улы. – Алдык без аны. Аннан соң әле башка машиналарда да йөрдем, ләкин “ГАЗ - 21” күңелемдә аерым урын алып тора.

Гатиннарның бакчасында тагын бер шундыйрак “Волга”ны күреп алдым.

-Монысы Үзбәкстаннан кайткан машина, аны запас частьләргә тотабыз, - дип өстәп куйды хуҗа.

Машинаны улы Раил белән ремонтлыйлар икән, инде байтак эш башкарганнар. Кабызып та, йөреп тә караганнар.

-Ул теркәлгән, номеры да бар, - диде инде үзе дә 60 яшькә якынлашкан әңгәмәдәшем.

Машинага запас частьләр табу авыр түгел, алар бар, ләкин бик кыйммәт икән. Әйтик, бамперы гына да 25 мең сум тора.

“ГАЗ -21” машинасын Горький шәһәрендәге автомобиль заводында 1970 нче елга кадәр җитештергәннәр. Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинда да ике: 1960 нчы һәм 1965 нче елгы “Волга”лар бар икән.

Һәм тагын, Интернеттан белдерүләр сайтында бүген бу автомобильләрнең бәясен карадым. Аны 2 миллион сумнан да артык акчага тәкъдим итүчеләр бар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев