Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш бабайга әбиләр дә сөенде

Яңа елга керер алдыннан Кыш бабай Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә бүләкләр алып килде. Ялгызы гына түгел, үзе белән бер төркем җырчы, биючеләр, хәтта Убырлы карчыкны да иярткән әле ул. Чыршы тирәсендәге тамашада әби-бабайлар, балаларча сөенеп, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Алып баручы биргән табышмакларга да җавапларны тиз таптылар...

Яңа елга керер алдыннан Кыш бабай Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә бүләкләр алып килде.


Ялгызы гына түгел, үзе белән бер төркем җырчы, биючеләр, хәтта Убырлы карчыкны да иярткән әле ул. Чыршы тирәсендәге тамашада әби-бабайлар, балаларча сөенеп, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Алып баручы биргән табышмакларга да җавапларны тиз таптылар алар.

Кыш бабай исә, монда яшәүче 58 кешенең берсен дә онытмыйча, тәм - томнар белән тулы күчтәнәч пакетлар алып килгән.
"Сезгә иң мөһиме - сәламәтлек, җан тынычлыгы телим",- диде чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин йорт-интернатта тәрбияләнүчеләрне тәбрикләп.

Әби-бабайлар Яңа ел бәйрәмен 31нче декабрь көнне сыйлы табын артында да дәвам итәчәк.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа ел килде

2
X