Кыш бабайга әбиләр дә сөенде
Яңа елга керер алдыннан Кыш бабай Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә бүләкләр алып килде.
Ялгызы гына түгел, үзе белән бер төркем җырчы, биючеләр, хәтта Убырлы карчыкны да иярткән әле ул. Чыршы тирәсендәге тамашада әби-бабайлар, балаларча сөенеп, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Алып баручы биргән табышмакларга да җавапларны тиз таптылар...