Күтәмәдә кышны озаттылар да
Көн темасы

Күтәмәдә кышны озаттылар да

Үткән атнада Күтәмә авылында Май чабу - кышны озату бәйрәмен зур итеп оештырдылар. Авыл мәдәният йорты алдында җыелган күтәмәлеләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кызыклы конкурсларда катнаштылар, җырлар тыңладылар. Бала - чага җигүле атта йөрде. Нәкъ бүген Кыш бабай белән Кар кызын озаттылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Гомумән, май...

Үткән атнада Күтәмә авылында Май чабу - кышны озату бәйрәмен зур итеп оештырдылар.


Авыл мәдәният йорты алдында җыелган күтәмәлеләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кызыклы конкурсларда катнаштылар, җырлар тыңладылар. Бала - чага җигүле атта йөрде. Нәкъ бүген Кыш бабай белән Кар кызын озаттылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр.

Гомумән, май чабу атнасында коймак пешерү бик әһәмиятле йола: табадан төшкән коймаклар кояшны гәүдәләндерә, яз якынаюын билгели.

Масленица бер атнага сузыла һәм аның һәр көне билгеле бер исем астында үтә. Әйтик, дүшәмбе - каршы алу, сишәмбе - уеннар, чәршәмбе - тәм - томнар ашау көне, нәкъ шул көнне кияү каенанасына кунакка бара, пәнҗешәмбе - киң бәйрәм, җомга - "каенана утырмасы", бишенче көнне инде кияү кайнанасын кадерләп кунак итәргә тиеш, шимбәдә - "каен сеңел утырмасы". Май чабуны кичерү якшәмбесе йомгаклый.

Масленицаның тагын бер йоласы бар - кышны гәүдәләндергән карачкыны яндыру.

Май чабудан соң правос-лавие динен тотучыларның Бөек посты башлана, ул Пасха бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлсирә Шәрифуллина.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Күтәмә авылында Май чабу – кышны озату бәйрәме

Нет комментариев