Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әккәрәй“ җәмгыятендә Марат Зыяковка эш күп

Бүген "Әккәрәй" җәмгыяте кырларында эшләүче, җир сөрүче Марат Зыяков сәгать биштә үк юлга кузгала, төнлә генә тракторын сүндерә. - Инде бер айдан күбрәк сабанны ычкындырган юк, - ди тәҗрибәле торакторчы. - Без Ульяновка, Утыз Имән кырларын да эшкәртәбез. Марат 32 еллык, иске К-700 тракторын үзе төзәткән. Әле язгы чорда да...

Бүген "Әккәрәй" җәмгыяте кырларында эшләүче, җир сөрүче Марат Зыяков сәгать биштә үк юлга кузгала, төнлә генә тракторын сүндерә.

- Инде бер айдан күбрәк сабанны ычкындырган юк, - ди тәҗрибәле торакторчы. - Без Ульяновка, Утыз Имән кырларын да эшкәртәбез.

Марат 32 еллык, иске К-700 тракторын үзе төзәткән. Әле язгы чорда да байтак җир сөргән.

- Быел җир бик каты, - ди Зыяков. - Минем трактор көчле анысы, ә менә кечерәкләргә кыен. Мөмкин булганча эшлибез инде... Мал-туар тотабыз, рәхмәт, печән бирделәр, бодай да вәгъдә иттеләр. Хезмәт хакын тоткарламыйлар.

Марат Зыяков Утыз Имәндә яши, эш урынына вахта машинасы йөртә. Көн саен ике тапкыр ашаталар, ягулык проблемасы юк.

Урак та көйле бара "Әккәрәй"дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined эш күп Марат Зыяко “Әккәрәй“ җәмгыятендә