Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кармышта эшкуарлар азрак әле

Укытучы Габдулла Гомәров бюджет акчасына гына өметләнеп тормый, буш вакытта өстәмә керем алу юлларын да эзли һәм таба. Былтыр дистәләрчә мең сумлык суган һәм ит саткан. Андый үткен, уңган гаиләләр Кармышта, Яшәүчедә дә шактый. Әйтик, Альфред Хәйрисламов сыерлар да асрый, җире дә бар. Мал санын арттырырга ниятләп тора. -Элек Кармыш...

Укытучы Габдулла Гомәров бюджет акчасына гына өметләнеп тормый, буш вакытта өстәмә керем алу юлларын да эзли һәм таба. Былтыр дистәләрчә мең сумлык суган һәм ит саткан.


Андый үткен, уңган гаиләләр Кармышта, Яшәүчедә дә шактый. Әйтик, Альфред Хәйрисламов сыерлар да асрый, җире дә бар. Мал санын арттырырга ниятләп тора.

-Элек Кармыш халкы елы-елы белән 250-300әр тонна суган үстереп сата иде,- ди элек хәзерләүче булып эшләгән Наил Глүмов. -Әгәр яхшы бәягә сатып алучы табылса, авыл халкы яшелчәсен дә үстерә, итен-сөтен җитештерергә дә иренми.

Кармышта булган җыенда продукция урнаштыру проблемасы, эшкуарлар санын арттыру хакында да шактый озак фикер алыштылар. Район башлыгы Наил Зарипов максатчан программалар эшләүне, халыкның активлыгын көчәйтү кирәклеген әйтте. Умартачылыкка игътибар җитми. Пай җирләрен файдаланган өчен исән-хисап ясауда аңлашылмаучанлыклар бар. Иске үләт базын ябарга кирәк. Яшәүче ягындагы күпер, юл ремонт сорый. Балалар өчен заманча уен мәйданчыгы булсын иде.

Бу мәсьәләләрнең үтәлешен контрольгә алырга, мондыйрак җыелышны ешрак үткәрергә килешенде.

Авылдагы тормыш депутатлардан, интеллигенция вәкилләреннән, укытучылардан да активлык, башлап йөрүне, аңлату эшләре алып баруны сорый. Шулай да төп җаваплылык авыл җирлекләренә төшә, җирлек башлыклары - авыл хуҗалары. Наил Зарипов әйтүенчә, халык белән даими эш оештырылмаса авыллар тиз бетәчәк. Тик авылны бетерәсе килми.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined