Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмәдә һәм Түбән Кәминкәдә һәйкәл-обелискларны яңартмакчылар

Кара Чишмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменең быелгы тантанасын да Ватан азатлыгы өчен көрәшкән якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск янында үткәрделәр.

Бәйрәм – митингка алтмышлап кеше: өлкәннәр, мәктәп укучылары, кунаклар килде. Патриотик җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, сугыш китергән михнәт, кайгы-хәсрәт турында чыгышлар булды.

-Тормыш яхшы хәзер, без – пенсионерлар рәхәт яшибез. Моңа бик күпләрнең каһарманлыгы ярдәмендә ирешелгән, яшьләр бу турыда онытмасын иде. Без сугыш теләмибез, илләр-көннәр тыныч булсын, - диде авылның ветераннар Советы рәисе Фазыл Гамиров.

Түбән Кәминкә җирлегендә ветераннарның тол хатыннарына, тыл ветераннарына – барысы 33 кешегә азык-төлек пакетлары тапшырганнар. Алар республикадан, районнан килгән.

Түбән  Кәминкәдә  дә  узды  мондый чара. Мәдәният хезмәткәрләре,  укытучылар, укучылар,  җирлек  Советы бергәләп  әзерләгән  бер сәгатьлек программа  сугыш  эпизодларын, элеккеге авыр елларны күз  алдына  китерде сыман. Һәйкәл-обелиск түренә  венок куйдылар. Сугышта, монда кайткач вафат  булганнар һәм башка якташлары рухына дога кылдылар.

-Митингны оештыручыларга, аеруча мәктәп  укучыларына бик зур рәхмәт, - диде әлеге чарада катнашкан 90 яшьлек Әхәт бабай Мортазин.

Түбән Кәминкәдә  бу көнне тагын бер зур чара үтте - ифтар мәҗлесе уздырдылар, сиксәнләп кешегә табын көйләделәр.

-Инде берничә ел  шулай эшлибез, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Бераз соңрак Кара Чишмәдә дә авыз  ачтырачакбыз. 

Җирлек башлыгы  ике авылда да инде байтак еллар  хезмәт иткән  һәйкәл-обелискларны яңарту турында  да хыяллана. Бу изге эшкә документлар да ясатканнар диярлек, средстволар гына  кирәк.  Анысы да табылыр, исәнлек,  тынычлык булсын.

Авто фотолары.

Кара Чишмәдә һәм Түбән Кәминкәдә - бәйрәм митингы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев