Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмештән Рания укытучы булырга хыяллана

Иске Үтәмеш мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Рания Вилданова укытучы булырга - математикадан дәресләр бирергә тели. Ул әле кичә генә балалар сәнгать мәктәбенең бу авылдагы бүлегендә, баян классында имтиханнарын бик яхшы билгеләренә тапшырган. -"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә төнге икегә хәтле презентация әзерләдем, -ди Рания. - Миңа бу эштә классташым Илназ Назыйров та...

Иске Үтәмеш мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Рания Вилданова укытучы булырга - математикадан дәресләр бирергә тели.

Ул әле кичә генә балалар сәнгать мәктәбенең бу авылдагы бүлегендә, баян классында имтиханнарын бик яхшы билгеләренә тапшырган.
-"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә төнге икегә хәтле презентация әзерләдем, -ди Рания. - Миңа бу эштә классташым Илназ Назыйров та булышты.
Илназ да унберенчене тәмамлый. Киләчәк һөнәрен программалаштыру, мәгълүмати технологияләр өлкәсе белән бәйләргә максат куйган.
"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә иң җылы теләкләр, аларга һәм тугызынчыда укыган җиде егет һәм кызга юлланды. Мактарлык та үзләрен, кайсы яхшы укыган, кайсы сәхнәдә танылган, кемнәрдер җәмәгать эшләрендә, олимпиадаларда алдынгы булган.
Тугызынчылар тәүге имтиханнарын тапшырган да, татар теленнән сыналганнар. Нәтиҗәләре билгеле, яхшы икән. Әнә чуваш кызы Наталья Корнилованың татар телендә язуы, сөйләме тел тидергесез, әйбәт.
Эчтәлекле, колачлы, бәйрәмчә итеп оештырылган тантаналы чарада дистәләгән уку алдынгысына грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Аларның югары казанышларына күп өлеш керткән укытучыларын да хөрмәтләделәр.
Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, чыгарылышларның класс җитәкчеләре, беренче укытучылары, әти-әниләре дә котлаулар, теләкләр ирештерделәр: имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән һөнәргә укырга, авылны, мәктәпне онытмаска, үрнәк кеше булырга кирәк, диделәр.
-Уку елы дәвамында Иске Үтәмеш мәктәбендә вентиляция системасы яңартылды, тәҗрибә участогын матурладык, быел яз яшелчәләр чәчтек,-ди мәктәп директоры Светлана Әхтәмова. - Дөрес, әле төзәтәсе урыннар бар. Кайчан да булса бинаны тышларга да мөмкинлек табылыр дип хыялланабыз.
Ел дәвамында 75 бала укыган Иске Үтәмеш мәктәбендә 20 бала мәктәп яны лагерында ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш урта мәктәп чыгарылыш класс укучылары өчен бәйрәм оештырдылар