Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмештә юбилейга яңа һәйкәл ачтылар

Үзгәртеп корганнан соң, Иске Үтәмештә Ватан сакчысы һәйкәл-обелискын яңадан ачтылар. Хәер, бу урынны Хәтер үзәге - мемориаль комплекс дип тә атап буладыр. Элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындарак, иркен бакчада урнашкан әлеге объектның эше озаккарак сузылды, әмма барын да җиренә җиткереп, затлы, чыдам итеп ясадылар. Олы юл янәшәсендә дә булгач, үткән-киткән...

Үзгәртеп корганнан соң, Иске Үтәмештә Ватан сакчысы һәйкәл-обелискын яңадан ачтылар. Хәер, бу урынны Хәтер үзәге - мемориаль комплекс дип тә атап буладыр.

Элеккеге колхоз идарәсе бинасы каршындарак, иркен бакчада урнашкан әлеге объектның эше озаккарак сузылды, әмма барын да җиренә җиткереп, затлы, чыдам итеп ясадылар. Олы юл янәшәсендә дә булгач, үткән-киткән дә аңа күз төшерми калмыйдыр.
Һәйкәл-комплекс янына матур, чыдам брусчатка җәйгәннәр, яктырткычлар урнаштырганнар, керү юлына асфальт җәелгән.
Мондый күләмле, җитди эш, билгеле, чыгымлы, шактый средстволар сорый. Бу яктан искеүтәмешлеләр уңган, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте һәйкәлне ясауга, тирә-юньне төзекләндерүгә 1 миллион сумнан артык акча биргән. Аны юкка сарыф итмәгәннәр, элеккеге обелискны композит полимер материал белән тышлаганнар. Аны ел саен буяп торасы түгел.
Янәшәдәге, аерым обелиск - мемориаль тактага Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шулай ук исән кайткан якташларының исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Иске Үтәмештән асылдан-асыл 160 ир-ат яудан кайтмаган, Иске Сережкинодан - 58. Урманасты Үтәмештән - 181. Исән кайтканнар 291 кеше.
-Минем әти дә кайтмады,- ике туганы да ерак җирләрдә үлеп калдылар, - ди Рафаэль Сәяфетдин улы Кашапов. - Дүрт бала ятим үстек. 12 яшьтә үк колхоз эшендә катнаша башладык. Кызганыч, дәүләт тарафыннан гына ярдәм булмады, шуңа хәтеребез калды.
Хәким абый Галиуллин да әтисез үскән, ул фронтта үлгән. Бер әнигә биш бала калдык, миңа ул чакта 9 ай була, -ди ул.
1932нче елгы Әсхәт Зәйнуллин да сугыш чоры баласы. Сугыш аларга да кагылмый калмаган: ике абыйсы, әтисенең энесенең гомерләре вакытсыз өзелгән.
Бүген һәйкәлне кабат ачу тантанасына килгән башка бик күп апалар-абыйлар да кабат үз якыннарын искә төшерделәр, күзләренә яшь килде.
Һәйкәлне, аның тирәсен төзекләндерүгә күпләрнең өлеше кергән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, "Үтәмеш" җәмгыяте рәисе Айдар Харисов, төзүче-рәссам Муса Вилданов һәм башкалар рәхмәткә генә лаек.
Якташлары - Лениногорскида яшәүче Рәис Сәлимгәрәев, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов бу игелекле эшне башлап, оештырып йөрүчеләр.
"Татнефтегеофизика" ("ТНГ группа") генераль директоры Ренат Харисов та бар иде тантанада. Читтә яшәсә дә, Иске Үтәмештә корылучы, төзекләндерелүче барлык объектларда да өлешен кертергә тырыша икән әлеге патриот, юмарт якташлары.
-Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.- Барыгызны да бөек юбилей, Җиңү көне белән тәбрик итәм. Илебездә бәйрәмнәр бик күп, әмма әлеге бәйрәм - иң зурысы. Без әле әтиләрнең , бабайларның тынычлык, бүгенге тормыш хакына кылган гамәлләрен тулысынча аңлап, бәяләп бетермибез.
Иске Үтәмештә ачылган һәйкәл-обелиск-мемориаль такта түренә веноклар салдылар. Мәктәп укучылары үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.
Бәйрәмдә Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераннары, Дан ордены һәм башка бүләкләр ияләре Габделхак Җиһаншин белән Габдрахман Сөләймановларның да катнашуы ямь өстенә ямь булды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш