Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кадида Чирмешән ипиен яраталар

Иске Кадида Чирмешәннән килгән ипине көтеп кенә торалар. Бүген дә машина китеп тә өлгермәде, ә инде райпо кибетенә халык килә дә башлады. -Чирмешәннең түгәрәк ипиен яратып ашыйбыз, бик тәмле, мин гел шуны алам, - ди кибеткә беренчеләрдән килеп кергән Хаҗәр апа Кыямова. - Хәзер ипи салып тормыйбыз. Нәрсәгә кирәк, китереп...

Иске Кадида Чирмешәннән килгән ипине көтеп кенә торалар. Бүген дә машина китеп тә өлгермәде, ә инде райпо кибетенә халык килә дә башлады.

-Чирмешәннең түгәрәк ипиен яратып ашыйбыз, бик тәмле, мин гел шуны алам, - ди кибеткә беренчеләрдән килеп кергән Хаҗәр апа Кыямова. - Хәзер ипи салып тормыйбыз. Нәрсәгә кирәк, китереп бирәләр бит.
Райпо машинасы авылга көнаралаш килә икән. Нигездә, ипи һәм башка камыр ризыклары китерәләр.
-Безнең кибеттә нәрсә кирәк, шул бар, - ди сатучы Роза Мөхтәсимова. - Азык - төлекне дә заказ буенча кайтартабыз, көнкүреш товарлары киштәләре дә буш тормый. Авылдашлар, аеруча, район үзәгеннән китерелүче ипигә өстенлек бирәләр. Соңгы вакытта аның сыйфаты да яхшы якка үзгәрде. Күпчелек машинаның кайсы көннәрне, хәттә сәгать ничәдә килгәнен дә беләләр. Кайберәүләр, алдан шалтыратып, «миңа калдыр әле», дип тә әйтеп куялар. Чирмешәннең сохарыен да яратып алалар. Нигездә, аларны килгән көнне үк алып та бетерәләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Иске Кади авыл җирлеге Татарстанныкын сайла