Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кади авылында яшәүче Вагыйз Сафин хатынын 70 ел элек урлап кайткан

Иске Кади авылыннан Сафиннарда бәйрәм – Вагыйз бабай белән Фәһимә әбинең бергә тормыш корып яши башлауларына 70 ел булган.

1948 елның нәкъ 11 апрелендә Иске Кади егете Вагыйз Әбдрәфыйк улы Яңа Кади авылы кызы Фәһимә Хәниф кызын яр итә, урлап кайта. Бу вакытта кияүгә 19 яшь, ә кәләшкә 18дә тулмаган була.

-Урлап дигәч тә, чын урлау түгел инде, алдан сөйләшеп, килешенеп эшләнде бу эш, шулай да Яңа Кади егетләре каршы чыгу куркынычы бар иде, - дип искә ала ул көнне Вагыйз бабай. - Колхозның яхшы айгырын сорап алдым, аны кошевкага җиктек, кар эреп бетмәгән булса да, урыны белән җир ачылган урыннар да бар иде. Айгыр тиз алып кайтып җиткерде. Мулла чакырып, никах укыттык та яши башладык.

Яшьләр җәй көне генә авыл Советына барып язылышалар. Шул елның көзендә Вагыйзны армия хезмәтенә чакыралар. Фәһимә каенанасы белән кала, 1949 елда уллары Фәрхать туа.

-Сугыштан соңгы авыр еллар, каенанам белән бик тырыштык, сыерны бетермәдек, ул безне сөтле итте, җигеп тә йөрдек, - ди Фәһимә апа. - Каенана белән 26 ел яшәдек, уңган, аш-суга оста кеше иде, мине дә шуңа өйрәтте. Элек авыл халкына бавырсагын да, камырларын да пешереп бирә идем.

70 ел гомер иткән парның ничек танышулары белән кызыксындым. Әле кичә генә булган хәл кебек, бөтен нечкәлекләре белән, бу хакта тәмләп сөйли Вагыйз бабай: “1947 елда РТСтан безне – тракторчыларны Яңа Кади - Утыз Имән авылына эшкә җибәрделәр. Кирәк бит, тракторның радиаторы тишелде, су ташып өлгертә алмыйлар, эшне туктатырга ярамый. Шуннан соң авыл кызларын көянтә-чиләк белән су китерергә җәлеп иттеләр. Менә шунда күреп алдым да инде матур кызларның берсен.

Фәһимә дә яшь егетне бер күрүдә ошата. Шуннан соң очрашып йөри башлыйлар.

Сафиннарның бер-бер артлы дүрт уллары туа, кызганыч бер малайлары чукрак-телсез булып дөньяга килә. Аны махсус мәктәптә укытып, һөнәр алырга да ярдәм итәләр. Бүген картлар шул уллары белән. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар.

Сафиннар авылда хөрмәтле, уңган, тырыш гаилә буларак билгеле. Алар катнашкан табыннар да бик кызык узган, Фәһимә апа матур җырлый, Вагыйз абый - биюче, сүзгә дә осталар.

Вагыйз абый гомере буе тракторда эшли, көндез колхоз эшендә булса, төнлә хуҗалыкка урманын, салам ташый. Үзе ярдәмчел булганга аны авыл халкы да хөрмәт итә, кирәк чакта булышалар.

-Менә бу йортны салганда, мин әле бәләкәй булсам да ул хәтердә, өмәгә бөтен авыл килде, - ди кече уллары Ислам. - Әти дә, әни дә бик уңган кешеләр, безне дә шуңа өйрәтеп үстерделәр. Әле дә онытмыйм, чөгендер эшләгәндә без иң алдан барырга тиеш идек, әни шулай таләп итте.

Шатлык туен үткәрүче пардан тату гомер итүнең серен дә сорамыйча булдыра алмадым. Алар бүген дә бер-берсенә сөеп карыйлар, шаяртышып та алалар, күз карашыннан аңлашалар кебек.

-Тормыш булгач савыт-саба шалтырамый тормый, бер дә ачуланышмадык дисәм дә кеше ышанмый. Без бер вакытта да башкалар алдында бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек, икәү генә аңлаштык, - ди Вагыйз бабай. - Төнме-көнме, кайчан гына кеше белән кайтып кермә, Фәһимәнең табыны гел көйләгән булды, берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк.

Әлегә кадәр өй эшләрен үзләре башкарганнар, әле быел гына социаль хезмәткәр Әлфия Хисамова аларга булыша башлаган. Бәйрәм табыны көйләүдә дә аның өлеше бар. Күршеләре белән дә бик дус-тату яшиләр, күрше килене Рузилә Мөктәсимова гел хәлләрен белеп тора, аның улы Рифат әби белән бабайның туена махсус бүләк әзерләгән - аларга багышлап шигырь сөйләде. Авылның мәдәният хезмәткәрләре музыкаль сәлам җиткерделәр.

-Вагыйз бабай белән Фәһимә әбидән без дә үрнәк алып яшибез, каенанам аларны гел үрнәккә куеп сөйли иде, - ди Рузилә Мөктәсимова.

Сафиннарны гаилә бәйрәмнәре белән котларга районнан да килделәр. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина бу парга район җитәкчелеге, пенсия фонды, ЗАГС бүлеге тарафыннан әзерләгән бүләкне тапшырды.

Күп еллар авыл имамы булып торган Вагыйз Әбдрәфыйк улы һәм Фәһимә Хәниф кызы болай хөрмәтләүгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, догалар укып изге теләкләр теләп калдылар.

Сафиннар май аенда кабат зур табын артына җыелырга ниятләп торалар, ходай язса Вагыйз бабайга 90 яшь тула.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади Сафиннар