Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Элмәледәге концерт район башлыгына да ошады

"Туган як җәүһәрләре" район фестиваленең беренче турында чыгыш ясаучы авыл мәдәният йортларының һәм клубларының иҗат отчетлары төгәлләнде. Бәйгедә 30га якын сәнгать коллективы катнашты. Икенче, сайлап алу турына 70кә якын концерт номеры сайлап алынды. Беренче турның алты сәгатькә якын барган соңгы зур концерты Иске Элмәле авыл мәдәният йортында узды, биредә Яңа...

"Туган як җәүһәрләре" район фестиваленең беренче турында чыгыш ясаучы авыл мәдәният йортларының һәм клубларының иҗат отчетлары төгәлләнде.

Бәйгедә 30га якын сәнгать коллективы катнашты. Икенче, сайлап алу турына 70кә якын концерт номеры сайлап алынды.
Беренче турның алты сәгатькә якын барган соңгы зур концерты Иске Элмәле авыл мәдәният йортында узды, биредә Яңа Элмәле, Ивашкино, Ульяновка, Иске Котыш, Сосновка, Девичья Поляна, Иске Элмәле үзешчәннәре чыгыш ясады.
Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Концерт карарга күрше авыллардан да бик күп кеше килгән.
Иске Элмәледәге концерт район җитәкчесе Наил Зариповка да ошаган. Ул үзешчән коллективларның чыгышларын югары бәяләде, җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте.
...Аеруча Иске Элмәле авыл мәдәният йортының үзешчәннәре мактауга лаек. Ивашкино һәм Яңа Элмәле үзешчәннәренә дә алкышлар күп булды. Бу авылларның мәдәният хезмәткәрләре үзешчән коллективлары белән горурлана алалар.
Башка коллективлар да иҗат отчетына яхшы әзерләнгәннәр. Һәр авылда талантлы кешеләр бар һәм алар үз сәләтләрен күрсәтә алдылар.
Автор фотолары. Смотр концертыннан фоторепортаж http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/155--1-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды