Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исерек әни - начар үрнәк

Спиртлы эчемлек кулланган өчен комиссиягә чакырылган яшүсмернең әнисе утырышка исерек килеш килгән. Чирмешән районы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә тугыз яшүсмер профилактик исәптә тора, аларның алтысы спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен исәпкә куелган. Балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләр кулланучыларның артуы борчу уята. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү...

Спиртлы эчемлек кулланган өчен комиссиягә чакырылган яшүсмернең әнисе утырышка исерек килеш килгән.

Чирмешән районы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә тугыз яшүсмер профилактик исәптә тора, аларның алтысы спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында күренгән өчен исәпкә куелган.
Балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләр кулланучыларның артуы борчу уята. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында да сүз шул хакта барды.
Шешминка авылында әлеге проблема аеруча кискен тора. Биредә өлкәннәр генә түгел, яшүсмерләр арасында да эчкечелек киң тарала башлаган. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек кулланган өчен комиссия утырышына чакырылган яшүсмернең әнисе дә килгән. 16 яшьлек малайның комиссиягә беренче генә килүе түгел икән. Әмма, монысы бер хәл, әнисенең утырышка исерек килеш килүе аптырашта калдырды. Мондый халәтен "бала өчен борчылуы" белән аңлатты ул.
Психологлар әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллануының сәбәпләре берничә. Иң беренчесе, әлбәттә, олыларның начар үрнәк күрсәтүе. Гаиләдә ата-ананың берсе эчкече булса, бала, күпмедер вакыт узгач, эчкечелекне гадәти күренеш кебек кабул итә һәм үзе дә аракы белән мавыга башлый. Спиртлы эчемлекләр куллануның тагын бер сәбәбе - дөрес тәрбия бирмәү, балага күзәтчелек җитмәү. Ата-ана тарафыннан тиешле карау булмаганлыктан, баланы, гади генә әйткәндә, урам тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined комиссияләр тәрбия темасына районныкы