Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң мөһиме – чирмешәнлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорга социаль-икътисади үстерү Стратегиясе проекты буенча ачык тыңлаулар үтте. Район мәдәният йортында узган бу чарада чыгыш ясап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин әлеге Стратегиянең максаты, төп юнәлешләре турында сөйләде. Озакламый район Советы утырышында тикшереләчәк Стратегия...

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорга социаль-икътисади үстерү Стратегиясе проекты буенча ачык тыңлаулар үтте.

Район мәдәният йортында узган бу чарада чыгыш ясап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин әлеге Стратегиянең максаты, төп юнәлешләре турында сөйләде. Озакламый район Советы утырышында тикшереләчәк Стратегия проектында иң әүвәл халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яңа баскычка күтәрү өчен башкарылырга тиешле эшләр күләме чагылыш тапкан. Проектка әле үзгәрешләр, өстәмәләр дә кертелергә мөмкин.
19 мең 746 кеше яшәүче (2016нчы елның 1 январена), респуб­лика территориясенең 2 процентын биләүче (136 мең гектар) районыбыз, билгеле, алга таба тагын да үссен өчен икътисади күрсәткечләрне яхшырту, җитештерү өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү мөһим. Ә андый мөмкинлек, шартлар бар. Стратегияне тормышка ашыру - уртак бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы халык тыңлаулары