Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык – иң яхшы барометр

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының икенче чакырылыш Советларына депутатлар сайлаулар - өстәмә сайлаулар безнең районда тыныч, оешкан төстә узды. 2нче санлы Чирмешән бер мандатлы сайлау округына депутат сайлаулар яшьләрнең ял итү үзәгендә оештырылды. Бюллетеньнәрне күбрәк төш алдыннан алдылар. Дүрт сәгать эчендә 200дән күбрәк сайлаучы тавыш бирде дә. - Илдә, республикада, районда...

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының икенче чакырылыш Советларына депутатлар сайлаулар - өстәмә сайлаулар безнең районда тыныч, оешкан төстә узды.

2нче санлы Чирмешән бер мандатлы сайлау округына депутат сайлаулар яшьләрнең ял итү үзәгендә оештырылды. Бюллетеньнәрне күбрәк төш алдыннан алдылар. Дүрт сәгать эчендә 200дән күбрәк сайлаучы тавыш бирде дә.
- Илдә, республикада, районда да матур үзгәрешләргә өметләнеп килдем, - ди ветеран, пенсионер Рушания Садриева. - Яшьләргә эш булсын, аларга игътибар артсын иде. Ә иң мөһиме - тынычлык, барча халыкның аңлашып яшәве.
Сүз уңаеннан, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов депутатлыкка кандидат булган бу округка-участокка игътибар зур иде.
Сайлауларда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 78,08 проценты (374 кеше) катнашкан, 71,66 проценты Зариповны яклап тавыш биргән.
Бер мандатлы - 4нче санлы Иске Кади округы буенча депутатлыкка кандидат Мәйсәрә Минһаҗеваны исемлектәге-бюллетеньнәр алган 85 сайлаучының барысы да яклаган.
5нче Яңа Кади округы буенча депутатлыкка кандидат Илдар Миневәлиев та яхшы күрсәткечле - сайлауларда катнашкан 57 сайлаучының 56сы (98,28 процент) аңа ышаныч белдергән.
7нче санлы Ульяновка округында бер мандатка өч кандидат дәгъва кылды. Җиңүче - Девичья Полянадагы ФАП мөдире Ирина Никитина сайлауларда катнашкан 56 авылдашының 41се тарафыннан (73,21 процент) яклау тапты.Бу, беренчел мәгълүматларны территориаль сайлау комиссиясеннән алдык.
Район прокуроры Рим Сөнгатуллин белдерүенчә, 8 сентябрьдә узган сайлауларда җитди закон бозулар булмаган, прокуратурага бары бер шикаять кергән, аның буенча тикшерү бара.
Шулай итеп тагын бер сайлау кампаниясе артта калды.
- Халык иң яхшы барометр, - диде атналык планеркада яңа сайланган депутат-муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов. - Бергәләшеп, алга барыйк. Мин сезгә өметләнәм, минем өчен сезнең дә йөзегез беркайчан да кызармас. Халыкка минем исемнән чын күңелдән рәхмәтемне җиткерегез.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев