Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районы башлыгы итеп сайланды

Өченче чакырылыш район Советының беренче утырышында Чирмешән муниципаль район башлыгы итеп Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин сайланды. Район Советының бүгенге утырышында өлкән яшьтәге депутат Минсәгыйт Шакиров рәислек итте. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча депутатлар 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм район муниципаль органнары Советлары депутатларын сайлаулар йомгаклары белән таныштылар. Әлеге мәсьәлә...

Өченче чакырылыш район Советының беренче утырышында Чирмешән муниципаль район башлыгы итеп Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин сайланды.

Район Советының бүгенге утырышында өлкән яшьтәге депутат Минсәгыйт Шакиров рәислек итте.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча депутатлар 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм район муниципаль органнары Советлары депутатларын сайлаулар йомгаклары белән таныштылар. Әлеге мәсьәлә буенча район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин чыгыш ясады. Билгеле булганча, районда сайлаулар оешкан төстә, сайлаучыларның актив катнашында үтте.
Депутатлар Чирмешән авыл җирлеге депутаты һәм башлыгы, район Советы депутаты булып сайланган Фердинат Дәүләтшинның Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урыныннан отставкасын кабул иттеләр.
Район башлыгы урынына Фердинат Дәүләтшинның кандидатурасын Казаннан вәкил - ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тәкъдим итте һәм ул күрсәтелгән ышанычны намус белән аклаячак, дигән фикер белдерде.
Әлеге кандидатураны Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина һәм Шешминка авыл җирлегеннән район Советы депутаты Ривгать Мотыйгуллин да хупладылар.
Аннан район Советының 36 депутаты катнашында яшерен тавыш бирү үткәрелде. Депутатларның күпчелеге Фердинат Дәүләтшин өчен тавыш бирде.
Муниципаль район Советы Фердинат Дәүләтшинның Чирмешән муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе итеп сайлануы турында карар кабул иткәннән соң, ул район һәм аның күп милләтле халкы мәнфәгатьләрендә намуслы һәм тырышып эшләргә ант бирде.
Совет утырышында муниципаль район башлыгы урынбасарын, Совет рәисе урынбасарын сайлау мәсьәләсе дә тикшерелде. Фердинат Дәүләтшин әлеге урынга депутат Миләүшә Батыршинаның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар аның өчен бердәм тавыш бирделәр.
Муниципаль район Советы "ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс турында" карар кабул итте һәм бу вазифаларны үтәүне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакировка йөкләде.
Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Фердинат Давлетшин