Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәледә өй туйлары еш була

Районда торак төзелеше буенча, Чирмешәнне исәпкә алмасак, Яңа Элмәле авыл җирлеге беренчелекне яулый дип була, бүген биредә ике авылга дүрт йорт төзелә. Яңа Элмәледә яшәүче Ольга Бикмурзина һәм Олег Петров, Галина һәм Владимир Никитиннар гаиләләренең өйләре әзер диярлек. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче әлеге гаиләләргә республика программасы нигезендә торак төзү өчен...

Районда торак төзелеше буенча, Чирмешәнне исәпкә алмасак, Яңа Элмәле авыл җирлеге беренчелекне яулый дип була, бүген биредә ике авылга дүрт йорт төзелә.

Яңа Элмәледә яшәүче Ольга Бикмурзина һәм Олег Петров, Галина һәм Владимир Никитиннар гаиләләренең өйләре әзер диярлек. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче әлеге гаиләләргә республика программасы нигезендә торак төзү өчен дәүләт ярдәме дә күрсәтелгән.
Иске Элмәледән Галина һәм Дмитрий Кузнецовлар, Ольга һәм Сергей Павловлар да тиздән өй туйлары уздырырлар, аларның да төзелеш эшләре тәмамланып килә.
Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гомумән алганда, район буенча быел, әлегә, 3750,70 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (2016нчы елга план 8000 квадрат метр). Билгеле, район үзәгендә шәхси секторда төзелеш актив бара. Чирмешәндә сигез хуҗалык яңа йорт төзеп тә керде. Кече Чегодайда да өй туе узган. Ивашкино, Лашман, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Ульяновка авыл җирлекләрендә дә йорт салучылар бар.
Кызганычка каршы, Иске Котыш авыл җирлегендә инде берничә ел рәттән торак төзелеше белән шөгыльләнүчеләр юк икән. Башка, чагыштырмача зур авылларда, әйтик, Кармышта, Күтәмәдә, Бәркәтәдә, Иске Кадида, Иске Үтәмештә, Югары Кәминкәдә дә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр күренми. Мордва Афонькәсе, Түбән Кармалка, Шешминка, Туймәт авылларында да яңа йорт төзүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Элмәле өй туйлары