Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әдәбият елы кысаларында Чирмешәндә язучылар белән очрашулар үткәрелде

Әдәбият елы кысаларында район китапханәләрендә бик күп эшләр башкарылган: китап күргәзмәләре оештырылган, шигърият кичәләре, язучылар белән очрашулар, презентацияләр үткәрелгән. -Район үзәк китапханәсендә якташларыбыз Рәмзия Габделхакова, Әхтәм Фәтхи катнашында әдәби сәгатьләр узды, - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Рузилә Минхәерова. - Якташларыбызны китап укуга җәлеп итү максатыннан дә "Иң актив...

Әдәбият елы кысаларында район китапханәләрендә бик күп эшләр башкарылган: китап күргәзмәләре оештырылган, шигърият кичәләре, язучылар белән очрашулар, презентацияләр үткәрелгән.

-Район үзәк китапханәсендә якташларыбыз Рәмзия Габделхакова, Әхтәм Фәтхи катнашында әдәби сәгатьләр узды, - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Рузилә Минхәерова. - Якташларыбызны китап укуга җәлеп итү максатыннан дә "Иң актив укучы", "Иң күп китап укучы бала", "Иң тиз укучы" дигән бәйгеләр дә оештырабыз. Татар әдибе Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәләрдә "Тукайны укыйбыз" дигән тематик кичә үткәрү матур традициягә әверелде. 6 июньдә китап сөючеләр Пушкин көнен билгеләп үтте.
Әдәбият елы кысаларында авыл китапханәләрендә дә төрледән-төрле чаралар уздырганнар. Әйтик, Иске Кадига Яр Чаллыдан язучыларны чакырганнар. Түбән Кармалкада каникуллар вакытында балалар өчен "Әдәби эскәмия" эшләгән. Иске Котыш китапханәчесе "Тылсымлы рюкзачок" акциясе уздырган. Күтәмәдә "Күтәмә: еллар, вакыйгалар, кешеләр" китабын тәкъдим итү кичәсе узган. Иске Үтәмештә китап укучылар өчен махсус беседка ачылган. Шул ук вакытта китапханәчеләр җирле язучылар иҗатына да зур игътибар бирәләр.
Әдәби елы дәвам итә, китапханәләрдә дә кызыклы, эчтәлекле чаралар әле тагын үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән китапханәсе Әдәбият елы