Чирмешән ир-егетләренә нинди хатын-кызлар ошый икән?
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ир-егетләребезнең фикерләрен белештек. Аларга хатын-кызларның нинди сыйфатлары ошый икән?
Иван Захаров (Иске Элмәле): –Минем өчен хатын-кыз иң элек әйбәт хуҗабикә һәм яхшы әни булырга тиеш. Хатынымны шушы сыйфатларына карап сайладым. Эшләгән елларда еш кына командировкаларга барырга туры килде. Минем “тылым” нык, озын сәфәрләргә чыгып киткәндә дә күңелем тыныч булды.
Радик Назыйров (Чирмешән): –Егет вакытта иң элек кызларның матурлыгына игътибар ителә. Ә инде өйләнү нияте башка кергәч, тормыш иптәшеңнең нинди хуҗабикә булуына игътибар итәсең, үзеңнең әниеңдә булган сыйфатларны да күрәсе килә.
Юрий Стукалин (Түбән Кармалка): –Әүвәл хатын-кызның матурлыгына күз төшә, хатыныма да бер күрүдә гашыйк булдым кебек. Кешелекле, әйбәт холыклы булуы белән дә үзенә гашыйк итте ул.
Рауфан Шәйхетдинов (Лашман): –Билгеле, күзләр иң элек матур кызларны эзли. Ир-атның йөрәгенә юл – ашказаны аша дигән сүзләр дә бик дөрес, хатын-кызның тәмле пешерүе дә төп сыйфатларның берсе. Аннан соң хатынымның үз әнисенә охшаган булуын да теләдем. Әби (мәрхүмә) бик яхшы кеше иде.
Таһир Рәхимҗанов (Чирмешән): –Хатын-кыз ачык күңелле, тугры, матур, сөйкемле, булырга тиеш, үзара аңлашу да кирәк. Хатынымда бу сыйфатлар барысы да бар, аны сайлап ялгышмадым. Ул яхшы хуҗабикә, яхшы әни һәм әби дә.
Висхан Тепсуркаев (Иске Котыш): –Минем өчен хатын-кызның диндә булуы шарт. Хатынымның тәртипле, яхшы холыклы, намуслы, яхшы хуҗабикә булуына да игътибар иттем.
Хәсән Галимов (Түбән Чегодай):
–Хатын-кыз сөйкемлелеге, үз-үзен тотышы һәм пөхтәлеге белән җәлеп итә. Барлык гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлыйм.
1901 елның 8 мартында Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына кәстрүлләр һәм тазлар күтәреп чыга. Мондый үзенчәлекле ысул белән алар җәмгыять һәм хакимият игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тели.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев