Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салым түләмәүче чирмешәнлеләр дә бар

Бүген чирмешәнлеләрнең 2014 ел өчен салым буенча 5 миллион сумнан артык бурычы (недоимка) бар, шул исәптән транспорт салымы - 3 миллион 681 мең, җирнеке - 1 миллион 002 мең, милек салымы - 461 мең сум. Район салым инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, Туймәт һәм Күтәмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салым буенча бурычлары тулысынча...

Бүген чирмешәнлеләрнең 2014 ел өчен салым буенча 5 миллион сумнан артык бурычы (недоимка) бар, шул исәптән транспорт салымы - 3 миллион 681 мең, җирнеке - 1 миллион 002 мең, милек салымы - 461 мең сум.

Район салым инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, Туймәт һәм Күтәмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салым буенча бурычлары тулысынча капланган диярлек. Башка кайбер авыл җирлекләрендә дә, әйтик, Ульяновкада, Яңа Кадида, бу юнәлештә актив эшлиләр. Кармыш буенча да җир һәм милек салымнары түләнгән, биредә һаман да берәүнең транспорт салымы буенча гына шактый зур бурычы капланмаган.
1 октябрьдә салымнарны түләү вакыты тәмамланды. Хәзер инде бурычлыларга кабат салым органнарыннан квитанцияләр белән хәбәр (требованиеләр) җибәрелгән.
-Салымнарны вакытында түләмәгән очракта, кичектерелгән һәр көн өчен пеня исәпләнә башлый, - ди район салым инспекциясенең баш салым инспекторы Рәмилә Мөхәммәтшина. - Шуңа да озакка сузмыйча бурычларны каплау хәерлерәк.
Бурычлары зур булган кешеләрнең эшен суд приставларына да юнәлдерәләр. Мондый очракларда приставлар чит илләргә чыгуны чикләү турында, пенсиянең, хезмәт хакының бер өлешен тотып калырга дигән карар чыгарырга мөмкин.
Салымнар буенча нинди дә булса сораулар булса, райондагы салым бүлегенә яки 2-28-87 телефоны буенча белешмә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар