Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрнең күпчелеге урамнардагы чисталыкны һәм матурлыкны кайгырта

Район үзәгендә урамнарның чисталыгын карап йөргән вакытта, Элемтәчеләр урамында яшәүче Флера һәм Минсәгыйть Галимовларның йортлары янында туктамылйча булдыра алмадык. Өй үзенең матурлыгы, өй алдындагы чәчәкләре белән ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. -Бу йортны дүрт ел элек, пенсиягә чыгып, Сургуттан күчеп кайткач сатып алган идек, - ди Бәркәтәдә туып -...

Район үзәгендә урамнарның чисталыгын карап йөргән вакытта, Элемтәчеләр урамында яшәүче Флера һәм Минсәгыйть Галимовларның йортлары янында туктамылйча булдыра алмадык. Өй үзенең матурлыгы, өй алдындагы чәчәкләре белән ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора.

-Бу йортны дүрт ел элек, пенсиягә чыгып, Сургуттан күчеп кайткач сатып алган идек, - ди Бәркәтәдә туып - үскән Минсәгыйть абый. Ул шунда эшләп йөри иде.- Ремонт ясадык, әле ул һаман дәвам итә дип була. Читтә яшәгәндә дә бакчада эшләргә ярата идек, чәчәкләр дә, яшелчәләр дә үстердек.
-Әле анда алар тизрәк тә үсә иде, -дип кушылды безнең әңгәмәгә чәчәкләренә су сибәргә чыккан Флера ханым да. - Нишләптер әле быел чәчәкләребез яхшы үсеп китә алмый.
Галимовлар чәчәкләрне урам якта да утыртканнар. Каршыларында күршеләр дә юк әле, монда кеше дә сирәк йөри. "Бу матурлыкны күрүче дә булмый бит", - дигәч, "Без бит кемдер өчен эшләмибез, үзебез өчен тырышабыз", - дип җавап кайтардылар хуҗалар.
-Район үзәгендә шундый пөхтә, матурлыкка битараф булмган якташларыбыз бик күп, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.- Соңгы елларда бик күп райондашларыбыз бакчаларын гына түгел, йорт каршын да бизиләр, урамда да чәчәкләр үстерәләр, төрле материаллардан сыннар ясыйлар, агачлар, куаклар утырталар. Чирмешәнебез елдан - ел матурая бара. Аеруча Кояшлы, Бакча урамнарында яшәүчеләрне бу яктан мактап телгә аласы килә. Биредә чүп - чар да күренми, аны тиешле көннәрдә генә чыгарып куялар, җыеп та алалар. Гомумән, район үзәгенең төньяк - көнчыгыш микрорайонында яшәүчеләргә бу мәсьәләдә дәгъва юк.Ә менә соңгы вакытта гына чүпне капчыкларда җыю ысулына күчкән үзәк урамнар әле моңа күнегеп бетә алмыйлар шул. Капчыкларны теләсә кайсы көнне чыгарып ташлыйлар. Аларны элек контейнерлар куелган урыннарда да калдыралар.
Капчыкларны мәчеләр, этләр, кошлар ерта, чүп - чар урам буенча таралып ята. Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләргә кабат шуны әйтәсе килә - бу урамнарда чүпне җомга көнне генә җыялар. Амур ягына килгәндә, монда да тәртип хөкем сөрә. Урамнар, күпчелек йортлар тирәсендә чиста. Хәзер инде чүп үләннәрне чабу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чисталык урамнарда чәчәкләр үсә

2
X