Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр җәйге ялларын “татарча“ уздыра

Соңгы елларда ялымны "татарча" үткәрдем, дигән гыйбарә киң таралды. Ягъни отпуск вакытында хуҗалыгымда алдан планлаган, күптән кул тимәгән зур эш башкардым, дигәнне аңлата инде ул. "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты уздырган сорашу нәтиҗәләре буенча, быел чирмешәнлеләрнең күпчелеге җәйге ялларын нәкъ шул рәвешле үткәрә дә инде. Сорашуда катнашкан респондентларның 64 проценты...

Соңгы елларда ялымны "татарча" үткәрдем, дигән гыйбарә киң таралды. Ягъни отпуск вакытында хуҗалыгымда алдан планлаган, күптән кул тимәгән зур эш башкардым, дигәнне аңлата инде ул. "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты уздырган сорашу нәтиҗәләре буенча, быел чирмешәнлеләрнең күпчелеге җәйге ялларын нәкъ шул рәвешле үткәрә дә инде.

Сорашуда катнашкан респондентларның 64 проценты җәйге ялын өйдә генә уздыруны хуп күрә, ә 26 проценты отпускысының күпчелек өлешен туган авылында үткәрә. Сорашуда катнашучыларның 3 проценты көньякка - диңгезгә баруны сайласа, нибары 1,5 проценты гына чит илләргә барырга хыяллана. Ә менә 5,5 процент сайт укучыбыз, гомумән, үзенә җәйге ял кирәкми дип саный. Бу кешеләр отпускыларын көзгә яки кышка калдыралар. Аларның да үз мантыйклары бар, чынлап та, авыл җирендә җәй челләсендә тынычлап ял итеп булмый бит. Нинди рәвешле ял итсәк дә, бары файдага гына булсын инде. Иң мөһиме, тагын бер елга җитәрлек энергия, көч тупларга тырышырга кирәк.
Район газетасы сайтының яңа сорашуы Чирмешәндә Ана һәйкәле төзү турында. Бу хакта, http://www.nashcheremshan.ru/ сайтына кереп, Сез дә үз фикерегезне белдерә аласыз.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы