Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр тракторчы-машинист һәм маникюрчы һөнәрләрен сайлый

Быел район мәшгульлек үзәге аша 46 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Пешекче, котельный операторы, 5нче разрядлы каравылчы, маникюрчы, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре алучыларның күбесе эшкә дә урнашкан. Бу юнәлештә киләсе елда да эш алып барылачак. Теләүчеләр үзәккә килеп языла ала. Агымдагы елның 11 аенда район мәшгульлек үзәгенә 1225 кеше мөрәҗәгать иткән,...

Быел район мәшгульлек үзәге аша 46 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Пешекче, котельный операторы, 5нче разрядлы каравылчы, маникюрчы, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре алучыларның күбесе эшкә дә урнашкан.

Бу юнәлештә киләсе елда да эш алып барылачак. Теләүчеләр үзәккә килеп языла ала.
Агымдагы елның 11 аенда район мәшгульлек үзәгенә 1225 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 303се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 196 якташыбыз эшсез дип табылган (15се кыскартылуга эләгүчеләр), аларга эшсезлек буенча пособие билгеләнгән. 30 яшькәчә 18 яшь кеше дә эшсез калган.
Ел дәвамында 183 кеше үзәк аша эшкә урнаштырылган, 84 яшүсмер дә вакытлыча эш тапкан.
5 райондашыбыз үзәк биргән субсидия хисабына үзенең шәхси эшен башлап җибәргән. Алар агач эшкәртү, чүкелгән эшләнмәләр, кабер ташлары, тырнак сервисы, чәчтараш хезмәтләре буенча шөгыльләнә.
"Интернет - озынгомерлелек" ("Интернет - долголетие") курсларында 15 пенсионер компьютер серләренә өйрәнгән. Киләсе елда да өлкәннәргә әлеге замана техникасын тыңлатырга булышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәшгульлек үзәгендә