Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр сугыш елларында алабута да ашаганнар, балык та тотканнар

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә бик күп кайгы-хәсрәт алып килде. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә корганда моны аеруча яхшы аңлыйсың. Күптән түгел мин Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны - Антонина Ивановна Ромина янында булдым. Ул сугыш елларының авырлыклары, ул чорда күргәннәре белән уртаклашты. Антонина Ивановнаның әтисе -...

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә бик күп кайгы-хәсрәт алып килде. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә корганда моны аеруча яхшы аңлыйсың. Күптән түгел мин Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны - Антонина Ивановна Ромина янында булдым. Ул сугыш елларының авырлыклары, ул чорда күргәннәре белән уртаклашты.

Антонина Ивановнаның әтисе - Иван Васильевич Шишлов 1941 елда сугышка китә, күп сугышларга керә, ике тапкыр яралана.
-Сугышка кадәр әти сарык фермасы мөдире булып эшләде. Аның эшен әни дәвам итте, - ди ветеран. - Дөрес, ач булдык. Хуҗалыктагы сыерны туендыру җиңел булмаса да, ул безне ачлыктан коткарды. Сугыш вакытында да, аннан соң да сөтне дәүләткә дә тапшырырга туры килде. Юкә яфрагын да, алабутаны да ризык буларак файдаландык. Бабай балыкчы иде, ул үлгәч әби балык тоту өчен көйләнгән ятьмәсен әнигә бирде. Еш булмаса да, әни балык тотып, аны солы көрпәсенә алмаштыра иде.
Тормышлар авыр булса да, балалар мәктәпкә йөри, дәфтәр, кәгазь булмаса да, тырышып белем алалар. Иске китапларга һәм газеталарга язалар.
-Җиде класс тәмамлаганнан соң счетоводка укыдым һәм һөнәрем буенча колхозда, соңрак райпланда эшләдем, - дип дәвам итте Антонина Ивановна. - Укуымны Казанда дәвам итәргә уйладым. Әни мңа юлга алабутадан кабартмалар пешереп бирде һәм мин Шенталага киттем. Кызганыч, Казанга кадәр билетлар юк иде һәм миңа әйләнеп кайтырга туры килде.
Әтинең сугыштан кайткан көне бүгенгедәй хәтеремдә. Бу 1943 елның 28 августы иде. Билгеле, шатлыкның чиге булмады. Яраланган булса да әти исән бит.
Сугыш яраларыннан калган шрамнар белән кайткан ире Дмитрий Ильич белән 1952 елда таныша Антонина Ивановна. Аларның өч уллары дөньяга килә, тормышта һәркайсы үз юлы белән китә.
Антонина Ивановна үзен бәхетле кеше дип саный. Ул фронтовикның тол калган хатынына бирелгән, бөтен уңайлыклары да булган квартирада яши, балалары һәм оныклары хәлен белеп торалар, яшьтәшләре белән аралашып яши. Ветеранның иң зур теләге - бары сугыш кына булмасын.
Лиана Капитонова,
2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 11 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветераннарга торак Ромина