Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр Сабан туена әзерләнә

Татар халкының әлеге милли бәйрәмен Чирмешәндә дә зурлап үткәрергә җыеналар. Сабантуйга әзерлек дәвам итә. Район Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия инде берничә тапкыр утырышка җыелды. Җаваплыларга конкрет бурычлар куйдылар; бәйрәм программасы да әзер. Сабан туе үтәчәк паркта - стадионда күмәк өмәләр оештырып, мәйданны, тирә-юньне чисталадылар, карт агачларны...

Татар халкының әлеге милли бәйрәмен Чирмешәндә дә зурлап үткәрергә җыеналар. Сабантуйга әзерлек дәвам итә.

Район Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия инде берничә тапкыр утырышка җыелды. Җаваплыларга конкрет бурычлар куйдылар; бәйрәм программасы да әзер. Сабан туе үтәчәк паркта - стадионда күмәк өмәләр оештырып, мәйданны, тирә-юньне чисталадылар, карт агачларны кистеләр. Уенда җиңүчеләргә, язгы кыр эшләре уңганнарына, һөнәре буенча иң яхшыларга бүләкләр дә алынган. Бу эшкә дистәләрчә оешма үз өлешен кертте.
Быел атлар чабышына бәйрәмнең төп өлеше башланганчы, 9 сәгать 30 минутта старт биреләчәк. Чабыш урыны стадионның көнбатышында урнашкан. Моңа кадәр, 4 июньдә, шимбә көнне, мәйданда кичке Сабантуй оештырып, ул кичке сәгать 5тә башлана, яшь спортчыларны көрәштерергә җыеналар. Монда сәүдә нокталары сату итәчәк, концерт та булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Сабантуй әзерлек