Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр казлар да, дуңгыз балалары да сатып алдылар

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә кайберәүләр кышкылыкка киез итекләр, җылы бияләйләр алып та сөенде. Иртә түгел шикелле, суыта башлады да. Ярминкәдә капчыгын 2300 сумга - шикәр комы, 450гә - гранулалы коры жом, 43 мең сумга - яшь ярым чамасындагы тана, шулай ук бозаулар, дуңгыз балалары да бар иде. Анна Николаевна...

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә кайберәүләр кышкылыкка киез итекләр, җылы бияләйләр алып та сөенде. Иртә түгел шикелле, суыта башлады да.

Ярминкәдә капчыгын 2300 сумга - шикәр комы, 450гә - гранулалы коры жом, 43 мең сумга - яшь ярым чамасындагы тана, шулай ук бозаулар, дуңгыз балалары да бар иде.
Анна Николаевна Кудашова бер кәҗәсен сатарга ниятләгән.
-Бик тыңлаучан хайван, - ди тере товарына хуҗа көтеп торучы ветеран. - Абзарда тагын кәҗәләрем бар, сөтләре тәмле, куе. Сөт аертырга сепараторым да яхшы туры килде.
Самарадан берәү свежий, сабакларыннан өзеп кенә алынган кыяр һәм помидор тәкъдим итә. Килосы 120 сум тора.
Берсе 750 сумлык казларга да хуҗалар табылды. Гөмбә, бал, алма, карбыз, балык, бәрәңге, кәбестә, май, он, эремчек, агач, виноград, бакча җиләге үсентеләре, кием-салым сатучылар да бу көнне акчасыз китмәде.
Нурлат аграр техникумының район филиалы килосын 10 сумга яңа уңыш бодаен иртән үк урнаштырды. Коры, чиста, капчыкларга тутырылган, ал да кит. Ярминкәдә бар, кәбестә юк товар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы казлар дуңгыз балалары