Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр игелекле эшләргә көчен кызганмый

"Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте активистлары башлап җибәргән "Изге эшләр эстафетасы"на чирмешәнлеләр дә бик теләп кушыла. Әлеге акция кысаларында районда хәйриячелек, экологик, сугыш һәм тыл ветераннарына, ятимнәргә һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, территорияләрне, парк, сквер, һәйкәлләрне төзекләндерү юнәлешендә байтак эшләр башкарылды. Рәмзия Долгополова (Чирмешән муниципаль районы...

"Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте активистлары башлап җибәргән "Изге эшләр эстафетасы"на чирмешәнлеләр дә бик теләп кушыла. Әлеге акция кысаларында районда хәйриячелек, экологик, сугыш һәм тыл ветераннарына, ятимнәргә һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү, территорияләрне, парк, сквер, һәйкәлләрне төзекләндерү юнәлешендә байтак эшләр башкарылды.

Рәмзия Долгополова (Чирмешән муниципаль районы башкарма ко­митеты хезмәткәре, "Президент белән бергә!" хәрәкәте активис­ты): - Шунысы сөенечле, безнең халык игелек­ле эшләргә көчен дә, вакытын да кызганмый. "Изге эшләр эстафетасы"на да битарафлар юк.
Районда яшәүче 26 сугыш ветеранын оешмалар һәм предприятие­ләр шефлыкка алды. Аларга көнкүреш проблемаларын хәл итәргә рухи яктан булышалар. Шефлар һәр ветеранны республика һәм район матбугат басмаларына яздырдылар. 600дән артык тыл ветераныбыз да игътибардан читтә калмый, һәр авылда мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре алар­-
га даими ярдәм итә.
Бу гамәлләр барысы да халыкның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика үсешенә, социаль проб­лемаларны хәл итүгә юнәлдергән программасын һәм инициативаларын яклавын дәлилли.
Быел, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, райондагы обелисклар һәм һәйкәлләр бигрәк тә игътибар үзәгендә. Иң мөһиме, халык каяндыр читтән ярдәм көтеп ятмый. Дистәдән артык авылда шунда яшәүчеләр көче белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәлләр ремонтланды. Әлеге мемориаль комплексларны мәктәп укучылары ел әйләнәсенә карап-чис­тартып торалар.
Яз җитү белән район үзәгендә һәм авылларда санитар-экологик өмәләр башланды. Бездә күптәннән шундый тәртип кертелгән - һәр оешма яки предприятие аерым бер урам яки парк, сквер өчен җавап­лы. Шулай бергәләп тырышканга Чирмешәнебез чиста, матур, җәен аллы-гөлле чәчкәләргә күмелә.
Фирдәвес Морадыймова ("Изге йөрәк" үзәге директоры, "Президент белән бергә!" хәрәкәте активис­ты): - Билгеле инде, безнең үзәк мондый изге чарадан берничек тә читтә кала алмый. Соңгы атнада гына да "Игелек­ле сүз көне", "Игелекле хезмәтләр көне", "Обелискка юл. Игелекле ярминкә", "Җиңү хаты" дип исемләнгән акция­ләр уздырдык. Аларда мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр - йөзләгән райондашыбыз бик теләп катнашты. Игелеккә чикләр юк, диләр бит, районыбызда "Изге эшләр эстафетасы" дәвам итә.
Кичә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына депутатлар кунакка килде. Буш кул белән түгел, бүләкләр белән. Биредә озакламый парк булачак, анда беренче үсентеләр утыртылды да.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Президент белән бергә!