Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Улы өчен әтисенә штраф түләргә туры килә

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычы. Район буенча патрульлек итәргә, безнең инспекторларга ярдәмгә Әлмәт, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән дә экипажлар җибәрелә. Берничә райондашыбызга юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен алар тарафыннан да беркетмә төзелгән. Әйтик, Югары Кәминкә авылында инспекторлар бер җиңел машинаны туктатмакчы...

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычы. Район буенча патрульлек итәргә, безнең инспекторларга ярдәмгә Әлмәт, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән дә экипажлар җибәрелә.

Берничә райондашыбызга юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен алар тарафыннан да беркетмә төзелгән. Әйтик, Югары Кәминкә авылында инспекторлар бер җиңел машинаны туктатмакчы булалар, әмма машина йөртүче аларны "күрмичә" үтеп китә. Хокук бозучыны куып җитеп туктаткач, моның сәбәбе дә ачыклана - руль артына йөртү таныклыгы булмаган яшүсмер утырган. Хәзер инде аңа бу гамәлә өчен зурларча җавап бирергә туры киләчәк, егеткә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Әтисен дә административ җаваплылыкка тартачаклар, аңа 30 мең сум штраф салыначак.
Район үзәгендә, Бакча урамында инспекторлар туктаткан чит ил машинасын йөртүчегә дә шактый күләмдә штраф түләргә һәм ике елга якын машинада пассажир буларак кына утырып йөрергә туры киләчәк. Сәбәбе - райондашыбыз машина белән исерек килеш идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ