Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр депутатка өметләнә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндә сайлаучыларны кабул итте. Депутатка районбызның төрле авылларыннан төрле яшьтәге кешеләр килә, аларның барысына да проблемаларын хәл итүдә ярдәм кирәк. Дөрес, кемдер шәхси гозер белән мөрәҗәгать итсә, башкалар халык мәнфәгатен кайгырта. Кара Чишмә авылыннан ук килгән Саимә апа Моратова да шундыйлардан. Ветеран...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндә сайлаучыларны кабул итте.

Депутатка районбызның төрле авылларыннан төрле яшьтәге кешеләр килә, аларның барысына да проблемаларын хәл итүдә ярдәм кирәк. Дөрес, кемдер шәхси гозер белән мөрәҗәгать итсә, башкалар халык мәнфәгатен кайгырта. Кара Чишмә авылыннан ук килгән Саимә апа Моратова да шундыйлардан. Ветеран инде берничә ел дәвамында район үзәгендә әниләргә һәйкәл төзетү мәшәкатьләре белән йөри. Саимә апаны әлеге эшнең урыннан кузгала алмавы борчый. Очрашуда катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев бу мәсьәләнең контрольга алынуы, чыгымнарын киләсе елга район бюджетына да кертергә планлаштырулары турында әйтте. Ә инде депутат әлеге изге эшкә өлеш кертергә вәгъдә итте.
Район үзәгендәге күп квартиралы йортларның берсендә физик мөмкинлекләре чикле якташыбыз гомер кичерә. Коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче ир - атка урамга махсус юл юк. Аның кызы пандуслар хакында сорау бирде. Әлеге мәсъәләне район күләмендә торак милекчеләре ширкәте белән бергә хәл итәргә тәкъдим иттеләр.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова инвалид балаларны кайгыртып кергән, ул да депутаттан мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм сорады һәм уңай җавап алды.
Бу көнне кабул итүгә килгән райондашларыбыз башка кайбер мәсъәләләрдә дә депутатның яклавын таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Салихов депутат кабул итә