Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр Ана капиталын өлешләп тә файдалана алалар

Ана капиталы программасы тугыз ел эшләү дәверендә районда 1162 кешегә шушы капиталга сертификат бирелгән. 2009нчы елда аңа 137, ә 2014 елда нибары 103 гаилә ия булган. Башка елларны уртача 120, агымдагы елның узган чорында 51 сертификат биргәннәр. Бүген Ана капиталының күләме - 453 мең 26 сум. -Әлегә кадәр Ана капиталын...

Ана капиталы программасы тугыз ел эшләү дәверендә районда 1162 кешегә шушы капиталга сертификат бирелгән. 2009нчы елда аңа 137, ә 2014 елда нибары 103 гаилә ия булган.

Башка елларны уртача 120, агымдагы елның узган чорында 51 сертификат биргәннәр. Бүген Ана капиталының күләме - 453 мең 26 сум.
-Әлегә кадәр Ана капиталын өч юнәлеш буенча куллану мөмкинлеге бар иде: гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларның укуы өчен түләү, аның булачак пенсия күләмен арттыру өчен , - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Узган елдан башлап аны инвалид балалар җайлашу, яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алу өчен дә файдаланырга мөмкин. Төп шарт - баланың Медик - социаль экспертизалар оешмасы тарафыннан эшләнгән тернәкләндерү индивидуаль программасында катнашу.
Быел Ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме дә 20 мең сумнан 25 мең сумга кадәр күтәрелгән. Әлегә түләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фондының район идарәсенә тапшырырга кирәк. Гаризада сертификат хуҗасының СНИЛС номеры, Ана капиталының серия һәм номеры күрсәтелүе мәҗбүри. Шулай ук, паспорт һәм банктагы счетның реквизитлары да язылган белешмә кирәк булачак.
Ана капиталын алырга хокукы булып та, әле аны рәсмиләштереп өлгермәгән гаиләләр бу сертификатны алырга гариза тапшырганда ук 25 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ана капиталын алу