Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә туйлар гөрли

Районда 2016нче елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда теркәделәр. Беренче булып, район мәдәният йортындагы никахлар теркәү залына Максим Толстов һәм Ирина Кузьминалар узды. Максим Яр Чаллыда, Ирина Тольяттида туып үсә, әмма икесе дә бала чакта авылга - Ивашкинога...

Районда 2016нче елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда теркәделәр.

Беренче булып, район мәдәният йортындагы никахлар теркәү залына Максим Толстов һәм Ирина Кузьминалар узды. Максим Яр Чаллыда, Ирина Тольяттида туып үсә, әмма икесе дә бала чакта авылга - Ивашкинога әбиләре янына еш кайталар, шунда танышалар да. Еллар узгач, яшьләр кабат очрашалар һәм кавышырга булалар.
-Бүген без бик бәхетле, - диләр Толстовлар.- Без беренче дисезме?! Алайса аягыбыз җиңел булсын. Барлык гаиләләргә дә бәхет, бер - берләрен аңлап яшәүләрен теләп калабыз.
Никахларын районда теркәсәләр дә, яшь гаилә Яр Чаллыда яшәргә ниятли.
Күрше Шентала районы егете Вячеслав Саливанов үзенә яр итеп Түбән Кама кызы Татьяна Тимофееваны сайлаган. Алар да никахларын безнең район ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерделәр.
Бу көнне Иске Кадидан Альберт Габшакиров Чистай кызы Алинә Сәйфуллина белән гаилә корды. Яшьләр туйны авыл кафесында уздырырга планлаштырганнар. Альберт белән Алинә Казанда яшәячәкләр.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова әлеге парларны теркәп, гаилә бәхете һәм олы мәхәббәт теләде. Тантанага килгән туганнар һәм кунаклар әлеге теләкләргә кушылып, яшьләрне чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Суз уңаеннан, январь аенда район ЗАГС бүлегендә җиде гаиләнең никахы теркәләргә тиеш. 2015нче елны районда 114 пар гаилә корган.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЗАГС Никах