Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә шашлык кыздыруларны тыялар

Бәйрәм ялларында шашлык кыздырып, учак янында күңел ачарга теләүчеләргә әлеге ниятләреннән ваз кичеп торырга туры киләчәк.

Татарстанда янгынга каршы кертелгән катгый режим бу гамәлләрне – ут ягуларны тыя.

30 апрельдән 15 майга кадәр өй тирәләрендә, ачык һавада чүп-чар ягарга, учак кабызырга, мангал кулланырга, коры үлән яндырырга ярамаячак. Моны үтәмәгән өчен штраф җәзасы саллы: гражданнарга – 2-4 мең сум, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга 200-400 мең сум.

Белгеч сүзе

Районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин:

-Бәйрәм көннәрендә торак пунктларга рейдка чыгачакбыз. Шушы рәвешле янгыннан саклану таләпләренең үтәлеше тикшереләчәк. Кагыйдә бозучыларга карата кисәтүләр юк, аларга штраф сугыла. Салам яндыручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә аерым контрольдә булачак.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашлык