Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә әниләрне хөрмәтләделәр

Әниләр көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм чарасында районыбыз әниләрен хөрмәтләделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. -Кайсы гына тармакта көч куймый хатын-кызлар - авыл хуҗалыгы булсынмы, мәгариф яки медицина, мәдәният тармагымы, башка төр хезмәтме, берсендә дә сынатмыйлар. Без сезгә хезмәттә дә таянабыз, әни буларак куйган олы хезмәтегез өчен...

Әниләр көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә узган зур бәйрәм чарасында районыбыз әниләрен хөрмәтләделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

-Кайсы гына тармакта көч куймый хатын-кызлар - авыл хуҗалыгы булсынмы, мәгариф яки медицина, мәдәният тармагымы, башка төр хезмәтме, берсендә дә сынатмыйлар. Без сезгә хезмәттә дә таянабыз, әни буларак куйган олы хезмәтегез өчен дә рәхмәтлебез. Илнең киләчәге балалар тәрбиясенә бәйле. Димәк, сезнең кулда - ил киләчәге, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова бәйрәм белән котлап.
Чарага килүчеләр арасында өлкән яшьтә булып, тормышның авырлыкларын кичергән, инде үсеп, кайсы - кая таралырга өлгергән балаларын көтеп яшәүче, күпсанлы оныкларның сөекле әбиләре булып торучы хатын-кызлар да бар иде.
Бәркәтә авылында яшәүче Луиза Миргалимова гомере буе балалар укыта. Гайсә абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әниләренең хезмәт юлын улы Илдар, кызы Әлфия дәвам итә. Оныклары Илназ белән Илүзә дә педагогик уку йортларында беләм алалар.
- Без яшь чакта эш белән артык мавыгып, әниләргә тиешле игътибар бирә алмадык шул. Бүген, олы яшьтә булсак та, әни сагындыра, үкенү хисе дә бар. Әниләрнең кадерен белегез, - ди Луиза апа.
Табу бер кыен, багу мең кыен, диләр халыкта. Кызганычка каршы, дөньяга килү белән баласыннан баш тарткан яки, үстерсә дә, тиешле тәрбия бирмәгән, гаилә ышыгында җылытмаган әниләр дә бар арабызда. Шул ук вакытта әни назын чит сабыйларга бүләргә әзер, үз балалары янына ятимнәрне сыендырган әниләребез дә күп. Бәйрәм чарасына Лагерка авылыннан килгән Татьяна Фролова да шундыйлардан. Ике ул үстергән Фроловлар өч ел элек тагын ике малайны тәрбиягә алалар.
Иске Кадида яшәүче Роза Мөхтәсыймова да олы йөрәкле кеше. Үз балалары янына ул әти-әни назыннан мәхрүм калган тагын дүрт баланы сыендырган.
Монда башка әниләр хөрмәтенә дә мактау сүзләре яңгырады, сәхнәгә дә чакырып бүләкләделәр. Гомумән, бүген бәйрәмгә килүче һәр кешегә бүләк бирелде.
Район үзешчәннәре кунаклар өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Бүген биредә, нигездә, әниләргә багышланган җырлар яңгырады.
БӘЙРӘМНӘН ФОТОЛАР: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/12108-den-materi-v-cheremshane-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әниләр көне