Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухлы әниләрен кунак иттеләр
Узган шимбә көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны- мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар.
Йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз баласының бар яктан төгел, сау-сәламәт булып тууын тели. Ләкин язмыш алдан язылган диләр шул, "Сезнең балагыз авыру" дигән җөмлә, мөгаен, күпчелек...