Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Кыш бабай Гыйрфановлар гаиләсенә өй ачкычы тапшырды

Түбән Кәминкә авылыннан Илгиз һәм Лилия Гыйрфановларга Яңа ел алдыннан өр-яңа йорт бүләк иттеләр. Башка гаиләдә тәрбияләнгән ятим егет гаиләсенең хәзер район үзәгендә мунчасы да булган, 42 квадрат метрлы үз "почмагы" бар. Чирмешәндәге Бакча урамында, быел ачылган "Әкият" балалар бакчасы каршында шундый дүрт йорт төзелгән. Тыштан карап торышка, кечкерәк кебек...

Түбән Кәминкә авылыннан Илгиз һәм Лилия Гыйрфановларга Яңа ел алдыннан өр-яңа йорт бүләк иттеләр. Башка гаиләдә тәрбияләнгән ятим егет гаиләсенең хәзер район үзәгендә мунчасы да булган, 42 квадрат метрлы үз "почмагы" бар.

Чирмешәндәге Бакча урамында, быел ачылган "Әкият" балалар бакчасы каршында шундый дүрт йорт төзелгән. Тыштан карап торышка, кечкерәк кебек күренсәләр дә, агач плитәләрдән күтәрелгән өйләр эчтән ярыйсы ук иркен. Залы белән аш бүлмәсе берләштерелгән, аерым йокы бүлмәсе бар, санузелы - ванна, туалеты да шунда. Өй газ белән, мунча миче электр ягып җылытыла. Бүлмәләр эчтән агач вагонка белән тышланган. Ишегалдында кирәк-яраклар куярлык корылма да бар.
Түбән Кәминкә авылында Рифкать абый һәм Сания апа Гарифуллинар гаиләсендә 12-13 яшьтән тәрбияләнгән Илгиз әле быел гына Иске Үтәмеш кызы Лилия белән өйләнешкәннәр. Илгиз "Магнит" кибетендә эшли, Лилия - Шентала медицина училищесы студенты.
- Йорт ошады: җылы, якты. Әле кичә кич белән килеп чыршы бизәп куйдык. Яңа ел кергәч тулысынча монда күчәчәкбез. Бик зур рәхмәт, - диләр яшьләр.
Әлеге өйләр республика Президентының "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы нигезендә төзелә. Безнең районнан алар тагын абыйлы-сеңелле Екатерина һәм Александр Харитоновларга, Евгений Гавриленкога өлгертелгән. Бу хуҗалар да бүген-иртәгә яңа йортларына күченә ала.
-Бер генә шарт - бу йорт хуҗалары үзебезнең районда яшәп, районда эшләргә тиешләр. Яңа йорт хуҗаларына исән-сау, тату гына гомер итәргә язсын, - диде өй ачкычларын Гыйрфановларга тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров. Ә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина яшьләрне өй туе белән котлап, район җитәкчелеге исеменнән бүләк - кер юу машинасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кыш бабай Яңа ел