Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә иң зур участокта электрон юл белән тавыш бирәләр

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар Чирмешәндәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан сайлау участогында да вакытында башланды, үзенә күрә чиратлар барлыкка килде.

Әлеге участок районда иң зурысы, биредә 1200 тирәсе сайлаучы көтәләр. Тавыш бирү җайлы – электрон юл белән.

Әүвәл килүчеләрнең күбесе – нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр - механизаторлар.

-Тагын өч-дүрт көннән уракны төгәлләргә тырышабыз, аяз көннәрнең кадерен белеп калу кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин.

 

Райондагы барлык 34 сайлау участогы да вакытында ачылды, комиссияләр эшкә кереште.

8 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү үткәрелә – ТР Дәүләт Советына һәм җирле органнарга депутатлар сайлана. Парламентка 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм үз-үзен күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла. Тавыш бирү барышын 103 төбәк һәм федераль мәгълүмат чаралары яктырта.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев