Район торак пунтларында җәмәгать тәртибен ирекле халык дружиналары да саклаша. Чирмешәндә мондый берләшмәдә 50 предприятиедән 124 кеше исәптә тора. Район буенча ДНДчылар - 410 кеше.
Узган елда районда җинаятьләрнең артуы күзәтелгән. Әйтик, 2104 елда җәмәгать урыннарында закон бозуның 7 очрагы теркәлсә, быел бу сан - 15 үк. Җинаятьләрне киметүдә, аларны...
Район торак пунтларында җәмәгать тәртибен ирекле халык дружиналары да саклаша. Чирмешәндә мондый берләшмәдә 50 предприятиедән 124 кеше исәптә тора. Район буенча ДНДчылар - 410 кеше.
Узган елда районда җинаятьләрнең артуы күзәтелгән. Әйтик, 2104 елда җәмәгать урыннарында закон бозуның 7 очрагы теркәлсә, быел бу сан - 15 үк. Җинаятьләрне киметүдә, аларны булдырмауда хакимият хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать берләшмәләренә дә таяна. Безнең район территориясендә 18 ирекле халык дружинасы теркәлгән.
-Район үзәге урамнарында ДНД әгъзалары полиция хезмәткәрләре белән берлектә атнага өч - чәршәмбе, җомга, шимбә көннәрне кичен патрульлек итә. Аларның эшчәнлеге журналда теркәлеп бара. Террорчылык куркынычы белән бәйле рәвештә, оешма, предприятие вәкилләре соңгы айда көндезен дә кизү тодылар, - ди Россия ЭЭМ ның "Чирмешән" бүлекчәсе полиция начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.
Быел халык дружиналары белән берлектә, 34 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. 2016 елда аеруча актив дружиначылырны бүләкләү җаен да тапмакчылар. Урамнарда ничек патрульлек итәргә, халык белән ничек аралашырга, җинаятькә тап булганда ДНДчының адымнары? Район полиция хезмәткәрләре яңа ел бәйрәмнәре алдыннан дружиначылар өчен укулар да үткәрде.
Автор фотосы.
Нет комментариев