Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка үтсен

Чирмешәндә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка үтәргә тиеш. Быел бу катгый шарт итеп куела. Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары да артта калыр һәм укучылар чыгарылыш кичәсенә әзерләнә башлар. Кешенең гомерендә бер генә була торган бәйрәм матур хәтирәләр белән истә калырга тиеш. Ләкин кайбер очракларда олы тормышка аяк басу бәйрәме мәктәп тәмамлау­чылар...

Чирмешәндә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка үтәргә тиеш. Быел бу катгый шарт итеп куела.

Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары да артта калыр һәм укучылар чыгарылыш кичәсенә әзерләнә башлар. Кешенең гомерендә бер генә була торган бәйрәм матур хәтирәләр белән истә калырга тиеш. Ләкин кайбер очракларда олы тормышка аяк басу бәйрәме мәктәп тәмамлау­чылар өчен күңелсез тәмамланырга да мөмкин, әти - әниләр төне буе балаларын эзләргә мәҗбүр була. Кичәләрдә спиртлы эчемлекләр кулланучылар да табыла.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов әйтүенчә, чыгарылыш кичәләрен хәвеф -
хәтәрсез үткәрү - мөһим бурыч. Монда төп шарт - спиртлы эчемлекләр кулланмау.
- Кеше тормышындагы әлеге зур тантана спиртлы эчемлекләр белән уза торган бәйрәм түгел, - ди Х. Хәкимов.- Кичәләрдә спиртлы эчемлекләр эчү катгый тыела.
Билгеле, чыгарылыш кичәләре көнне полиция хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда эшләячәкләр, укытучылар һәм әти - әниләр дә кизү торачак. Әмма балаларны алдан кисәтеп кую да артык булмас.
-Чыгарылыш кичәләр спиртлы эчемлекләрдән башка узарга тиеш, -
ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. - Балаларның алкогольгә карата уңай мәнәсәбәте бик иртә формалаша. Еш кына балалар өлкәннәр белән беррәттән бәйрәм табыны артында утырып, аларны күзәтәләр һәм кайчагында әле кайбер җавапсыз ата - аналар кызларга, егетләргә спиртлы эчемлекләр дә тәкъдим итәләр. Ә бит нәкъ әти - әни балаларда алкогольгә каршы тискәре караш тәрбияләргә тиеш. Аракының зыяны турында сөйләү белән генә чикләнмәскә, ә үз үрнәгеңдә сәламәт яшәү рәвешенең өстәнлекләрен курсәтергә, дәлилләргә кирәк. Шуны белү мөһим, балаларда да, яшүсмерләрдә дә алкоголизм үтә тиз үсеш ала. Ә инде даими алкоголь куллану аркасында, балаларның игътибары һәм хәтерләре, фикер йөртүләре начарлана, эшкә сәләтләре кими, матдәләр алмашы бозыла, организм алкогольсез тора алмый башлый. Без моңа юл куймаска тиеш.
Алда язылганча, чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрсез үтәргә тиеш.Бу хакта райондашларыбыз фикерен дә белик әле,
Вячеслав Мельников ( Яңа Элмәле мәктәбе директоры): - Бездә дә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка оештырыла. Һәм, минемчә, бик күңелле үтә. Балалар, укытучылар мәктәп елларын искә алалар, уеннар оештыралар. Әлегә кадәр аерым проблемалар килеп чыкканы булмады, дөрес, узган елларны аеруча "юмарт" ата - аналар үзләре белән спиртлы эчемлекләр алып килгәләү фактлары беленде, әмма без аны куллануга юл куймадык.
Гөлүсә Закирова (Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы): - Бу турыда сүз дә булырга тиеш түгел. Гомумән, мәктәп территориясендә спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыелган. Табигать кочагына чыккан очракта да мондый күренешкә урын калдырмыйк. Балаларга аңардан башка да күңел ачарга мөмкин булуын күрсәтергә кирәк, мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр тәкъдим итәргә. Билгеле, монда гаиләдә алган тәрбия дә зур роль уйный. Балада спиртлы эчемлекләргә тискәре карашны, беренче чиратта, әти - әни тәрбияләргә тиеш. Быел кызым 11не бетерә, мин, әни буларак та, спиртлы эчемлекләргә балалар табынында урын булмаска тиеш дип уйлыйм.
Артем Дмитриев (Чирмешән лицееның 11 класс укучысы): - Минемчә, чыгарылыш кичәләрендә генә түгел, башка мәҗлесләрдә дә спиртлы эчемлекләр булмаска тиеш. Без аңардан башка да, җырлап -
биеп, уйнап, күңел ачабыз. Бәйрәмнең ничек үтүе үзебездән тора, яхшы итеп оештырсак, истә калырлык булыр.
Наталья Чернова(1нче Чирмешән мәктәбенең 11нче класс укучысының әнисе):- Чыгарылыш кичәләрендә спиртлы эчемлекләр булмаска тиеш. Без, әти - әниләр, балаларыбызга начар үрнәк күрсәтмик, аларны андый табыннарга күнектермик. Киресенчә, аракыдан башка да күңелле ял итеп булганын белсеннәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спиртлы эчемлекләр чыгарылыш кичәләре

2
X