Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында юллар ремонтланырмы?

Андреевка белән Шешминка арасында кайчан да булса яхшы юл ясалырмы икән?! Ике авыл арасындагы ара нибары 5-6 километр, юл җимерелеп беткән, чокыр өстенә чокыр, бүген монда машиналар белән узарлык түгел. Ә бит шуннан мәктәп автобусы балаларны йөртә, кибеткә азык - төлек китерәләр. Эшчеләр шул "юлдан" эшкә йөри. "Юлыгыз юк", -...

Андреевка белән Шешминка арасында кайчан да булса яхшы юл ясалырмы икән?! Ике авыл арасындагы ара нибары 5-6 километр, юл җимерелеп беткән, чокыр өстенә чокыр, бүген монда машиналар белән узарлык түгел.

Ә бит шуннан мәктәп автобусы балаларны йөртә, кибеткә азык - төлек китерәләр. Эшчеләр шул "юлдан" эшкә йөри. "Юлыгыз юк", - дип авылга таксистлар да бармый.
Андреевкадан килгән әлеге хатка 23 кеше кул куйган. Кызганычка каршы, бүген районда җимерелгән юллар торышы - бик кискен проблема. Кармыш, Әккәрәй авыллары юнәлешендәге юл да күптән җимерек. Бәркәтәгә дә яхшы юл кирәк. Хәтта район үзәгендәге кайбер урамнардан ансат кына узып булмый. Әлеге мәсьәлә уңаеннан район газетасы редакциясенә дә еш язалар, шалтыраталар, бу турыда дәүләт хезмәтләре порталындагы "Халык контроле"на да хәбәр юллыйлар.
Бу уңайдан без муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Минһаҗевка мөрәҗәгать иттек.
-Шешминка белән Андреевка арасындагы юлны ремонтлау быелгы программага кермәгән, - диде Илнар Мингали улы. -Кайбер юллар төзәтеләчәк, берничә участокта капиталь ремонт булачак. Әйтик, юлчылар базасы тирәсендә 3 километрга якын, шул ук Шешминка юлында да 2 километр арада капиталь ремонт ясау планда. Муниципаль юл фонды акчалары исәбенә Иске Элмәләдә, Түбән Чегодайда, Утыз Имәндә, Иске Кадида, Казанкада кайбер урамнарга вак таш җәяргә ниятләнә. Юл - урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә дә район үзәгенең кайбер урамнарында ремонт ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка юллар төзелеше Андреевка авылы район юллары