Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында язгы ташуларга әзерлек бара

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе "2016 елгы язгы су ташулар чорында Чирмешән муниципаль районы халкын һәм территорияләрен саклау буенча чаралар турында" карар кабул итте. Районда язгы су ташуларга каршы комиссияләр оештырылды, аларның башлыкларына авыл җирлекләренең гидротехник корылмалары беркетелде, су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды. Авыл хуҗалыгы һәм...

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе "2016 елгы язгы су ташулар чорында Чирмешән муниципаль районы халкын һәм территорияләрен саклау буенча чаралар турында" карар кабул итте.

Районда язгы су ташуларга каршы комиссияләр оештырылды, аларның башлыкларына авыл җирлекләренең гидротехник корылмалары беркетелде, су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сулыкларга терлекчелек, минераль ашламалар, агулы химикатлар һәм көнкүреш калдык­лары эләкмәс өчен санитар-экологик чараларны күрү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшенә күзәтчелек итү бурычы йөкләнде.
Авыл җирлекләре башлыкларына 10 мартка кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән язгы су ташуларга каршы комиссияләр оештыру тәкъдим ителә; халыкны эвакуацияләү очраклары була калса дип, аларны вакытлыча урнаш­тыру пунктларын әзерләргә; шулай ук мал-туар, матди байлыклар турында да алдан кайгырту кирәк. Бу чаралар бигрәк тә Бәркәтә, Түбән Кармалка һәм Чирмешән авылларында үткәрелергә тиеш.
15 мартка кадәр су агызу торбаларының эшермәләрен чистартып, барлык буаларның суын агызу таләп ителә; су басарга мөмкин урыннарда яшәүче халыкка язма хәбәр җиткерергә; һәр авыл җирлегендә гадәттән тыш хәлләр зонасыннан халыкны эвакуацияләү өчен шәхси транспорт хуҗалары белән килешүләр төзергә, көймәләрне, башка йөзмә һәм коткару чараларын әзерләп куярга, Бәркәтә, Түбән Кармалка һәм Чирмешән авыл җирлекләре комиссия әгъзалары белән күнекмәләр үткәрер­гә; Иске Үтәмеш, Шешминка, Чирмешән авыл җирлекләре балансындагы су үткәрү җайланмаларын кардан һәм боздан чис­тартып куярга; барлык сулыкларда һәм яр буе участокларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итүче тамгалар урнаштырырга; терлекчелек фермаларында су ташу чорына азык запасы булдырырга.
Район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә энергия, газ, су белән тәэмин итүче системаларның, юлларның, су үткәрү корылмаларының тотрыклы эшләвен, халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексын үткәрүгә юнәлдерелгән конкрет бурычлар куелды.
Язгы су ташуга әзерлек чаралары 25 мартка кадәр тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы карар язгы ташу