Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында яфраказык әзерлиләр

Райондагы оешмалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 13 мең пардан күбрәк, 78,5 тонна яфраказык бәйләп кайтардылар. Витаминлы бу, туклыклы миннекләр, билгеле, кышын малларга, аеруча яшь үрчемгә менә дигән азык булачак. Июнь азагында, июль башында әзерләнгәннәре бигрәк тә. Яфраказыкны, миннекләрне мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт учреждениеләре, хәрби комиссариат бүлеге, автотранспорт предприятиесе, район газетасы...

Райондагы оешмалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 13 мең пардан күбрәк, 78,5 тонна яфраказык бәйләп кайтардылар.

Витаминлы бу, туклыклы миннекләр, билгеле, кышын малларга, аеруча яшь үрчемгә менә дигән азык булачак. Июнь азагында, июль башында әзерләнгәннәре бигрәк тә.
Яфраказыкны, миннекләрне мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт учреждениеләре, хәрби комиссариат бүлеге, автотранспорт предприятиесе, район газетасы редакциясе, урман хуҗалыгы, Чирмешән мәктәп-интернаты коллективлары аеруча кыска срокта бәйләп, фермаларга тапшырдылар. Тагын дистәгә якын оешма да яхшылар исемлегендә, ә кемнәрдер әле урманга барып та карамаган.
Бу мөһим эш әле 1 августка кадәр дәвам итә. Вакыт күп калмады, шуңа күрә башка күпчелек оешмаларга да җиткерелгән заданиене тизрәк үтәргә кирәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яфраказык