Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында спорт мәйданчыклары саны арта

Районда универсаль спорт мәйданчыклары тагын бергә артты. Иске Кади авылында төзелгән мини-футбол мәйданчыгын, тантаналы шартларда, ал тасмалар кисеп ачтылар. Искекадилылар электән спорт сөйүче авыл буларак билгеле. Бу авыл яшьләре кышын хоккей шары куса, җәен туп тибү өчен мөмкинлек тудырылды. Спорт мәйданчыгы ачылу авыл өчен зур вакыйга. Искекадилыларны район башкарма комитеты...

Районда универсаль спорт мәйданчыклары тагын бергә артты. Иске Кади авылында төзелгән мини-футбол мәйданчыгын, тантаналы шартларда, ал тасмалар кисеп ачтылар.

Искекадилылар электән спорт сөйүче авыл буларак билгеле. Бу авыл яшьләре кышын хоккей шары куса, җәен туп тибү өчен мөмкинлек тудырылды.
Спорт мәйданчыгы ачылу авыл өчен зур вакыйга. Искекадилыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова котлады, бу бүләкне кадерләп саклап, спортны яратып, сәламәт булып үсүләрен теләде.
Киләсе атнада Лашманда да волейбол, баскетбол уйнау өчен төзелгән спорт мәйданчыгы ачылачак.
Районда шундый 12 мәйданчык булды. Хәзер Чирмешән, Ульяновка, Ивашкино, Бәркәтә, Лашман, Иске Кади авыллары яшьләре рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә ала. Киләсе елда районда тагын ике шундый спорт мәйданчыгы төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт мәйданчыгы