Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында мини-фермалар төзиләр

Районыбыздан күп терлек асраучы алты гаилә мини-фермалар төзү өчен бирелүче 200 шәр мең сум дәүләт субсидиясе алды. Югары Кәминкәдән Алмаз Гарифуллин, Ивашкинодан Николай Серендеев, Түбән Кәминкәдән Фәнис Гафиятуллин, Иске Үтәмештән Сәгыйт Хөснетдинов, Урманасты Үтәмештән Рәзифә Галиуллина, Казанкадан Николай Хмелевлар үз хуҗалыкларындагы маллар санын тагын ишәйтмәкче. Быелның июленнән эшли башлаган республика...

Районыбыздан күп терлек асраучы алты гаилә мини-фермалар төзү өчен бирелүче 200 шәр мең сум дәүләт субсидиясе алды.

Югары Кәминкәдән Алмаз Гарифуллин, Ивашкинодан Николай Серендеев, Түбән Кәминкәдән Фәнис Гафиятуллин, Иске Үтәмештән Сәгыйт Хөснетдинов, Урманасты Үтәмештән Рәзифә Галиуллина, Казанкадан Николай Хмелевлар үз хуҗалыкларындагы маллар санын тагын ишәйтмәкче.
Быелның июленнән эшли башлаган республика программасы нигезендә, күп сыер тотучыларны шушы рәвешле ярдәм итеп үсендермәкчеләр. Субсидия кимендә өч сыеры булган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен бирелә. Аннан соң хуҗалар савым сыерларының баш санын сигезгә җиткереп, аларны кимендә биш ел асрарга тиеш була. Бу шарт үтәлмәсә, акча кире кайтарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы миниферма