Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында күпчелек кибет ачып кына баемакчы

Чирмешән районындагы эшмәкәрләрнең яртысыннан күбрәге сәүдә белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес алып баручылар да байтак. Ә менә халыкка хезмәт күрсәтү, җитештерү өлкәсендә мактанырлык эшләребез юк әле. Бу хакта инде бер генә язуыбыз да түгел. Эшмәкәрләр катнашында моңа кадәр булган җыеннарда әлеге проблемалар турында әллә ничә тапкыр сүз кузгатылды. Дәүләт...

Чирмешән районындагы эшмәкәрләрнең яртысыннан күбрәге сәүдә белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес алып баручылар да байтак. Ә менә халыкка хезмәт күрсәтү, җитештерү өлкәсендә мактанырлык эшләребез юк әле.

Бу хакта инде бер генә язуыбыз да түгел. Эшмәкәрләр катнашында моңа кадәр булган җыеннарда әлеге проблемалар турында әллә ничә тапкыр сүз кузгатылды. Дәүләт ярдәме турындагы төрле программалар хакында да килеп-килеп аңлатучылар булды. Тик, кызганыч, бу юнәлештә һаман бер урында таптанабыз бугай.
Алда әйткәнебезчә, эшмәкәрләр алып-сатуны гына хуп күрә. Бер-бер артлы яңа кибетләр ачыла, ә җитештерү юк дәрәҗәсендә. Әйтмим башкасын, хәтта сыер маеның да күрше Яңа Чишмәдән кайтарылганын алабыз бит. Дөрес, нидер ясап, район халкын үз товарлары белән тәэмин итүче якташларыбыз бераз бар-барын.
Ульяновкада бертуган Прокофьевлар металл, тимер-бетон эшләнмәләре җитештереп сата. Кече Чегодайдан Олег Маркелов агачтан ишекләр, тәрәзәләр ясау остасы буларак танылды. Бар андыйлар да, тик алар азрак шул.
2015 елда районда 302 шәхси эшмәкәр исәпләнә.
-Безнең максат - район икътисадындагы кече бизнес өлешен арттыру. Бу - мәшгульлек, кемгәдер эш урыннары дигән сүз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Бездә бигрәк тә хезмәт күрсәтү өлкәсендә "бушлык"лар күп. Әйтик, районда кунакханә бизнесы, көнкүреш техникасы төзәтү, өс, аяк киемнәре тегү, төзәтү, ремонтлау өлкәсендә эш башларга мөмкин. Чирмешәндә химчистка да юк.
Эшкуарлыкка кереп китәргә комачаулаучы сәбәпләр бар инде. Бизнес башларга кемнеңдер акчасы юк. Я тәҗрибә, я гади тәвәккәллек җитенкерәми. Шундыйларга ярдәм, киңәш итү максатында Чирмешәнгә республиканың Икътисад министрлыгы җибәргән "Бизнес-десант" килеп төште. Белгечләр безнең эшмәкәрләрне яки эш ачарга теләк белдерүчеләрне җыеп семинар үткәрделәр. Бизнесны ничек башларга, ни белән шөгыльләнергә, товарны кемгә, ничек сатарга, документларны ничек тупларга? Казан кунаклары боларны аңлаткан, эшне ансатлаштырган әзер бизнес-идеяләр, әзер документлар алып килгәннәр, алар бушлай.
Әлеге уңайдан сораулары булган якташларыбыз район башкарма комитетының икътисад бүлегенә дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату өчен телефон: 2-54-38.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эшмәкәрлек